“Без барыбыз да бер үк төрле – бер зур планета кешеләре”. Кайчан да булса без сугыш булмаячак дөньяны төзи алачакбыз”, - дип Илзирә Закирова безгә үзенең Европага сәяхәте турында сөйләде, ул анда Халыкара бәйгедә җиңү яулап, инглиз телен үзләштерде.
- Узган көз мин EF исемле бер популяр тел мәктәбе рекламасына юлыктым: анда үз шәһәрегез турында ике минут озынлыктагы видео төшерегез һәм шуннан соң без чит илдәге тел лагерена бушлай барачак 10 җиңүчене сайлап алачакбыз, дип әйтелгән иде. Җиңүченең Америка, Бөекбритания, Сингапур, Шанхай, Ирландия, Австралия яки Мальтага бара алачагын белгәч, мин моны эшләп карарга тиеш, дигән уйга килдем. Шул мизгелдән башлап, башкалар янында ничек аерылып торырга, мине күреп алсыннар өчен нишләргә кирәклеге турында уйлана башладым. Уйланулардан соң башыма, мин бит үземне, бистәмне һәм аның истәлекле урыннарын сурәтли алам һәм беркемдә дә мондый видеоролик булмаячак, дигән бер бик яхшы фикер килде. Рәсемнәр ясалгач, текст тикшерү узгач, миңа видеоны төшерәсе генә калды. Берничә уңышсыз омтылудан соң мин Зөһрә апамнан һәм аның ире Илсур абыйдан ярдәм сорадым. Алар миңа видео төшерергә һәм аны редакцияләргә булыштылар. Роликны интернетка куйгач, миңа бары тик электрон почта аша компаниягә минем видеома сылтаманы җибәрергә һәм көтәргә генә калды. Озак көткәннән соң, ниһаять, нәтиҗәләрне игълан итү көне җитте. Нәтиҗәләрне күргәч, мин башта ышанмадым. Бераз тынычлангач, әниемә һәм апама җиңүем турында скриншот җибәрдем. Башка берәүгә дә сөйләмәдем. Бару өчен мин Ирландияне сайладым.
Таможняны узып, без төркемебез белән очкычка утырдык. Төркемдә 31 кеше иде.
Менә килеп тә җиттек. Баштан безне Коркның төп университеты янында калдырдылар, анда безгә су, сәламләү хаты һәм Корк картасы салынган рюкзаклар бирделәр. Анда без үзебезнең вакытлы гаиләбезне көтәргә тиеш идек. Безне аннан килеп алгач, без өйләргә таралыштык. Өйдә безнең нәрсә белән мавыгуыбыз, нәрсә эшләргә яратуыбыз һәм нәрсә ашарга теләвебез турында сорадылар. Мин 4 кешедән торган гаиләдә яшәдем: әтиләре Джон, әниләре Мэри, аларның уллары Джеймс һәм кызлары Эмили исемле. Алар белән бергә мин, Италиядән килгән бер кыз һәм күрше бүлмәдә ике испан кызы яшәдек. Озак сөйләшкәннән соң без, ниһаять, йокларга үз бүлмәләребезгә киттек. Киләсе иртәдә безне кыздырылган ипи һәм кукуруз кисәкләре белән сыйладылар. Ирландиядә беренче ашлар юк һәм фастфуд бик популяр икән. Кешеләр һәрвакыт ипи, кыздырылган һәм баллы ризыклар ашыйлар. Иртәнге аштан соң безне үзләренә алган гаилә безне көллияткә алып барды, анда безнең дәресләр уза иде. Укулар күңел ачу чаралары белән чиратлашып барды.
Көллияттә безне төрле төркемнәргә бүлделәр. Мин Waterford төркемендә булдым, әмма шулай ук Kerry, Limerick кебек башкалары да бар иде. Бу төркемнәр 1-5 нче сыйныфларга бүленделәр. Мин 4 нче төркемдә идем. Бу минем телне уртача дәрәҗәдә белүне күрсәтте. Ә 5нче төркем кеше телне бик яхшы белә дигән сүз. Дәресләрдә без һәрвакыт укытучы белән сөйләштек, психология, киләчәк, әйләнә-тирә мохит кебек төрле темаларны тикшердек.
Дәресләрдән соң яки дәресләргә кадәр шәһәргә бара идек. Анда безнең пародияне фильмга төшерү яки бер бәрәңгене теләсә нинди ике әйбергә алмаштыру кебек төрле конкурслар һәм сынаулар узды. Кыскасы, моңсуланып утырырга вакыт булмады. Укудан яки көндезге чаралардан соң гына без өйгә ашарга кайтып килә идек. Ашаганнан соң автобус тукталышларына йөгерә идек. Мин шәһәргә әллә ни якын яшәмәдем. Баштарак Ирландиянең юл системасына күнегү бераз авыррак булды. Юлны аркылы чыгу өчен машиналар беткәнне көтәргә түгел, бары тик төймәгә генә басарга кирәк, светофорда яшел ут кабынгач, син уза аласың. Ләкин бу системаның да бер җитешсезлеге бар. Шундый светофорлар аркасында автобуслар соңга калалар. Нәкъ менә шуның аркасында кичке чараларга мин гел соңга калып килә идем.
Кичке чаралар да шәһәрдә үтте. Талантлар тамашасы, конкурслар һәм дискотекалар була иде. Безнең гадәти көннәребез менә шулай узды. Ә ял көннәрендә расписаниебез азмы-күпме ирекле иде. Беренчедән, без гадәти көннәрдә көллияткә сәгать 9 га барсак, ял көннәрендә 10 га яки 11 гә килә идек. Икенчедән, кичен без кичке чараларга барырга тиеш түгел идек, чөнки ул көннәрдә гаилә кичәләре узды, һәм без барыбыз да өйдә кала идек. Гадәттә ял көннәрендә без Ирландиянең төрле шәһәрләренә бардык. Әйтик, мин Титаникның соңгы тукталышында, төрле арт-галереяләрдә, музейларда, зоопаркта, Атлантик океан яры буенда булдым. Соңгы көнне без барыбыз да инглиз теле көллиятендә белем алуыбыз турында сертификатлар алдык. Ирландиядә минем көннәрем һәм укуларым менә шулай узды.
Миңа өч атна буена чит илдә булу бик ошады. Ирландия – бик матур һәм яшел ил. Анда безгә таныш булмаган үсемлекләр ифрат күп. Кешеләр үсемлекләрне һәм табигатьнең чисталыгын һәр көнне күзәтеп торалар. Урамнары шундый ки, әйтерсең лә, син ниндидер Америка киносына килеп эләккәнсең. Шәһәр атмосферасы һәм кешеләре бик әйбәт, алар бер-берсенә гел елмаялар. Һәр почмакта урам артистлары акча эшли. Ә кешеләр туктап, аларны тыңлап торалар. Мөгаен,европалыларның барысы да шулай ачык, елмаючан, бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә һәм ярдәмчелдер.
Менә бер кызыклы хәл турында сөйләп китим әле. Бервакыт мин кичке чарага барырга тиеш идем, ләкин анда ничек барырга икәнен белмәдем. Миңа ирлан кешесеннән ярдәм сорарга туры килде. Анда ничек барырга кирәклеген сорагач, барысы да елмая һәм миңа аңлата башладылар. Ә аннары аерылышканда алар миңа уңышлар һәм бәхет кояшы елмаюын теләделәр. Минем испанлылар, итальяннар һәм французлар бер үк вакытта аралашуым кеше ышанмаслык иде. Мин барыбызның да бер зур планетаның бер үк төрле кешеләре икәнлегебезне аңладым. Без дуслаштык. Дуслыгыбызның нык булачагына һәм сугышлар булмый торган дөнья төзи алачагыбызга ышанам. Мин EF ка матди яктан бик үк бай булмаган, ләкин рухи яктан бай кешеләргә башка илне күрергә, белем алырга, яңа халыкара танышлыклар урнаштырырга, халыкларны, аларның холкын һәм мәдәниятен белергә мөмкинлек биргәне өчен зур рәхмәт әйтәм. Шулай ук әти-әниемә, укытучыларыма, миңа ярдәм иткән һәм итүче бөтен кешегә дә зур рәхмәт. Язмышыма рәхмәт. Шушы сәфәрем аркасында мин үзем өчен күп кенә кызыклы, яңа нәрсәләр ачтым һәм дөньяга карашымны үзгәрттем.