Алексеевск районында урып-җыю кампаниясе  старт  алды

2019 елның 23 июле, сишәмбе

 Алексеевск районында урып-җыю кампаниясе  старт  алды. Бу хакта район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсендә игълан ителде.

Березовая Гривадан ерак түгел урнашкан “Алексеевск” халык предприятиесе басуында борчак чабыла. Шуңа күрә күчмә киңәшмәнең  нәкъ менә биредә   үткәрелүе  тикмәгә генә түгел.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре район башлыгы Сергей Демидов алдында  уракка әзерлек турында хисап тоттылар.

22 июльгә  кайбер хуҗалыкларда басуларга сынау максатыннан чыктылар инде. Моннан тыш, “Кызыл Шәрык” хуҗалыкларында иртә өлгерүчән культуралар урып-җыела.

Район башлыгы Сергей Демидов игенчеләргә мул уңыш алуларын һәм уракта уңышларга ирешүләрен теләде.

Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә  яңа агроном  - Валерий Поповник тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International