Эшмәкәрләрнең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында бүген Биләрдә сөйләделәр. Анда эшмәкәрләрнең стратегик сессиясе булып узды. Очрашу муниципаль районнарда эшлекле климатка идарә итү республика системасын кертү кысаларында оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советы үткәрә.
Эшмәкәрлек Советы – эшмәкәрләрнең хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итүләре өчен мәйданчык ул. Аның эшенең максаты - эшмәкәрлек өлкәсен үстерү һәм эшлекле мохитне яхшырту.
Күләмле чарада хакимият органнары, җирле үзидарә, бизнес һәм эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.
Район башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, аралашуның мондый форматы проблемаларны ишетергә генә түгел, ә бәлки моннан соң хәл итү максатында проблемалы мәсьәләләргә җентекле анализ ясарга да мөмкинлек бирә.
Чара “түгәрәк өстәлләр” форматында узды. Катнашучылар биш төркемгә : сәүдә, хезмәтләр, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш төркемнәренә бүленде. Катнашучылар тармак проблемаларын хәл итү өстендә эшләделәр, алар районның 12 ай дәвамында гамәлгә ашырылачак юл картасы тезисларына әйләнергә тиешләр.