ТР мәгълүмат һәм элемтә министры: гражданнарның якланмаган категорияләре өчен санлы телевидениегә күчү бушлай гамәлгә ашырыла.
22 июльдә Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министры санлы телевидение тапшыруларына күчүгә әзерлекнең барышы белән танышу өчен Алексеевск районына килде.
Район башлыгы Сергей Демидовның озата йөрүендә министр Айрат Хәйруллин “Россия почтасы” бүлекчәсендә, электроника һәм көнкүреш техникасы белән сәүдә итүче кибетләрдә санлы телевизион сигналны кабул итү өчен җиһазларның бармы-юкмы икәнлеген үзе тикшерде. Моннан тыш, Айрат Ринат улы күп функцияле үзәккә килде, анда аның эше белән танышты һәм килүчеләр белән аралашты. Министр шулай ук сәфәре барышында район кешеләренә санлы җиһазны тоташтыруда булышачак волонтерлар белән дә очрашты.