2019 елның гыйнвар-июнендә кулланучылар базарында бозуларны булдырмау буенча түбәндәге профилактик чаралар үткәрелде:
хуҗалык итүче субъектлар өчен 19 чара ( 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 5,6% ка югарырак) оештырып үткәрүдә катнашылды, кулланучылар өчен 45 чара (гражданнарны күчмә кабул итүләр, консультация өстәлләре, базарларда кизү торулар, уку учреждениеләрендә кулланучылар белемен пропагандалау) оештырылды, бу 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 7,1% ка югарырак). Территориаль орган белгечләре кулланучылар базарының торышы үзгәрүгә анализ ясыйлар: азык-төлек товарлары бәяләре дәрәҗәсенең үзгәрүен күзәтеп торалар, аракы бәяләре һәм ассортименты мониторингын үткәрәләр. Алексеевск районының сәүдә предприятиеләрен тишергәндә республикада җитештерелгән ашамлык товарлары: сөт продукциясе, ипи-күмәч әйберләре, шикәр, ярмалар, макарон әйберләре, сырлар, колбаса әйберләре, ит ярым фабрикатлары, кош ите, йомырка, кондитер әйберләренең киң ассортиментта тәкъдим ителүе билгеле булды.
Сатуның гомуми күләмендә Татарстан Республикасыннан читтән кертелгән продукция зур булмаган өлешне алып тора. 2019 елның 26 июненә социаль яктан әһәмиятле товарларга уртача ваклап сату бәяләре түбәндәгечә тәшкил итте (1 кг өчен): сыер ите (сөяксезеннән кала) – 251,50 сум, дуңгыз ите – 231,50 сум, сарык ите – 350 сум, тавык ите – 148,60 сум, аерылмаган туңдырылган балык – 149,66 сум, ак май – 451,12 сум, көнбагыш мае – 81,53 сум, сөт – 46,94 сум; тавык йомыркасы – 41,66 сум, шикәр – 44,71 сум, аш тозы – 11,26 сум, кара бөртекле чәй – 529,11 сум, бодай оны – 31,98 сум, кара арыш ипие (арыш-бодай) - 40,88 сум, бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч әйберләре – 52,12 сум, шомартылган дөге – 62,51сум, тары ярмасы– 71,81 сум, ярдырылган карабодай ярмасы – 39,57 сум, вермишель – 56,47сум, бәрәңге – 29,56 сум, кәбестә – 40,83 сум, башлы суган – 43,83 сум, кишер – 46,50 сум, алма – 82,65 сум.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы