Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына килде

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләрдә “Сәләт” Халыкара  яшьләр форумында булды. Республика Президенты «IT BILER FORUM» сменасы кысаларында форумда катнашучыларның IT-технологияләренә багышланган проектларын карады.  “ЭКО” юнәлешенең яшь катнашучылары  Татарстан лидерына егетләр һәм кызлар турыдан-туры форумда үстерә торган   микро яшел  тәмләткечләр үстерү технологиясен тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов та, тасма кыяклы суган утыртып, юнәлеш эшендә катнашты.

Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп,  Татарстан Президенты,   яшьләр алдында бөтен офыклар ачык, дип билгеләп үтте:

-          Без бирегә ел саен киләбез һәм яхшы якка үзгәрешләргә карап сокланабыз. Сменалар күбәйгәннән-күбәя бара. Сезгә һөнәрләрне, тел, гореф-гадәтләр һәм йолаларны өйрәнү өчен  бөтен юллар ачык.  Без алда булырга тиешбез!  Моны нәкъ сез – яшь һәм талантлы буын эшләргә тиеш. Ә без моның өчен бөтен шартларны тудырачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International