Үзмәшгульлеләр:
эксперимент кысаларында эшләү турында
Дмитрий Левин (тренер)
Дмитрий – сайклинг һәм функциональ тренинг буенча сертификацияле тренер. Башка төрле итеп әйткәндә, ул тренерлык эше белән шөгыльләнә: төркем белән һәм аерым-аерым күнегүләр уздыра, шулай ук халыкны сәламәтләндерү максатында аның өчен яңа спорт юнәлешләрен алга җибәрә – велотренажерларда дәресләр, сайклинг үткәрә. Районда беренчеләрдән булып үзмәшгульле буларак теркәлә.
Наталья Гусенкова (парикмахер-стилист):
– Минем эшчәнлегем сөекле хатын-кызларыбызны алар өчен мөһим көннәрдә матурайтып, үзгәртеп җибәрү, аларның бик шәп һәм тел-теш тидермәслек образы турында кайгырту белән бәйләнгән. Мин нәзакәтле туй, кичке образлар тудырам. Прическалар, укладкалар, макияж, шулай ук кашларны тигезләү һәм буяу – минем яраткан эшем, мин ул эшне үземнең һөнәрем иттем. 2018 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлдем, ләкин хәзер бу эшне яптым. Мин үзмәшгульле булуга озак килдем. Карар кабул иткәнче башкалар белән күп киңәшләштем. Менә май аенда теркәлдем. Бер яктан миңа эксперимент үзе кызык, икенче яктан, минем иминият кертемнәре түлисем килми. Үзмәшгульлеләр салымны эшләгән акчаларына карап кына түлиләр.
Беренче тәэсирләрем уңай. Кушымта тиз эшли. Теркәлү өчен ун минут вакыт кирәк булды. Кушымтада эшкә карата сораулар ай ярым эчендә булмады – анда барысы да җиңел, тиз һәм аңлаешлы. Кушымтада теркәлү гади, өйдән чыгып торасы да юк. “Яңа сату” дигән зур төймә бар. Сайлыйсыз – сез хезмәтне физик затка яки юридик затка күрсәттегезме? Әгәр физик затка икән, сумманы, операциянең исемен һәм датаны кертү дә җитә. “Чек формалаштырыла” дигән төймә пәйда була. Аны клиентка e-mail буенча, теләсә нинди мессенджер аша җибәрергә яки кәгазьгә бастырырга мөмкин. Чекның саны һәм штрих-коды бар. Чекта юридик зат өчен өстәмә рәвештә юридик затның исеме һәм ИННсы күрсәтелгән - аларны клиенттан соратып алырга кирәк. Шәхси кабинетта һәр “сату” өчен күпме салым исәпләнелүе чагыла, шулай булгач, аннары миңа реаль вакыт режимында күпме акча түләргә кирәк булачагын күрәм.
Елена Котова (косметолог)
Елена бьюти-өлкәдә 17 ел эшли инде. Кешеләрнең матурлыгын һәм сәламәтлеген саклауны тормышының яраткан эше итте. Елена пилинглар, биткә массаж ясау, аны чистарту, биоревитализация кебек косметологик процедуралар башкара. Үз һөнәре турында ул күп сөйләргә һәм бит тиресе сәламәтлеге белән проблемалар килеп туганда булышырга, шулай ук коррекция процедуралары үткәрергә мөмкин. Яраткан эше канәгатьләнү генә түгел, ә керем дә китерә. Елена ни өчен үзмәшгульле буларак теркәлүе турында сөйләде:
-Закон үзмәшгульлек шартларының 2028 елга кадәр үзгәрмәячәген гарантияли.