Бүген сүз ит терлекчелеген үстерүгә 3 миллион сумлык грант откан Мансур Җиһаншин турында барачак.
Моннан берничә көн элек Мансур Вакыйф улы үгезләрнең зур партиясен, төгәлрәк итеп әйткәндә, 63 баш сатып алды. Якын арада бу сан 100 гә кадәр җиткереләчәк - грант шартлары шуны таләп итә. Өч миллион сумга, терлекләрдән кала, шулай ук терлек азыгы сатып алырга һәм крестьян-фермер хуҗалыгының фермада эшләячәк өч хезмәтчәненә хезмәт хакы түләүгә дә салып куярга мөмкин. Бу хакта Мансур Җиһаншин без бозаулар һәм үгезләр асралачак Александровкага аның янына фермага баргач үзе сөйләде.
Биредә заманча технологияләр файдаланыла: периметр “электрон көтүче” системасы белән киртәләп алынган. Ферма тирәли үткәргечләр сузылган, алар буенча ток бара. Көчәнеш зур түгел һәм аның терлекләр өчен куркынычы юк, ләкин үткәргечкә кагылганда ул күңелсез тойгылар тудыра. Шуңа күрә терлекләр бер тапкыр “авызлары пешкәч”, киртә янына бүтән килмиләр инде.
- Терлек азыгы белән үзебезне үзебез тәэмин итәбез, - дип сөйли фермер. – Без 100 гектарга якын җир арендалыйбыз, анда печәнгә күпьеллык үлән үстерелә. Шулай ук бөртекле ашлык та үстерәбез. Хуҗалыкта бөртекле ашлык урып-җыю комбайны, КамАЗ, ике трактор бар. Хәзер ферманы төзекләндерү белән мәшгульбез: биналарны ремонтлыйбыз, койманы буйыйбыз, төзәтәбез, ферманың стеналарын агартабыз. Эш җитәрлек, - ди шаяртып Мансур Вакыйф улы.
Шушы җиңел булмаган эштә КФХ башлыгына кияве Ленар Сөниев һәм, фермер әйткәнчә, “иң төп ярдәмче” – өч яшьлек оныгы Якуб та булыша. Бала бабасы белән бергә, бозаулардан һәм үгезләрдән курыкмыйча, бик рәхәтләнеп ферма буйлап йөгереп-уйнап йөри.
- Кечкенә бозауларны - җылы бинада, ә бераз үскән үгезләрне өсте япкан утарда тотачакбыз, - ди Ленар. – Без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдим иткән бизнес-план буенча инде бер елдан үзкаплауга чыгарга планлаштырабыз. Итне район кешеләренә дә сатачакбыз, республика башкаласына да озатачакбыз һәм шуның белән шәһәр кешеләрен сыйфатлы һәм чын продукция белән тәэмин итәчәкбез. Министрлыкта безгә тулысынча бәйсез булу өчен көтүне яңарту һәм тулыландыру белән дә шөгыльләнергә киңәш иттеләр. Ләкин әле бу киләчәктә, ә әлегә без дәүләтнең авылда фермерлек белән шөгыльләнергә теләүче һәм шөгыльләнергә әзер кешеләргә ярдәм итүеннән бик канәгатьбез. Бу грант безгә нык булышты, чөнки өч миллион сумнан без бары тик үзебезнең 10 процент акчабызны гына салдык.