Район аграрийлары уракка төшәргә әзерләр

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

 

Үзара тикшерү  урып-җыю кампаниясенә хуҗалыкларның югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.

 Сишәмбе көнне районда комиссия эшләде, аны  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов җитәкләде.  Комиссия составына шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  белгечләре, Ростехнадзор һәм Россельхозцентр  хезмәткәрләре дә керде. Комиссия әгъзалары  районның барлык хуҗалыкларында булдылар, аларда машина утарларын һәм ашлык складларын карадылар.  Тикшерү барышында бөртекле ашлык урып-җыю техникасының әзерлеге, склад биналарының чисталыгы бәяләнде, аерым игътибар уңышны урып-җыю чорында куркынычсызлык техникасына бирелде.

 “Родина” колхозының машина утарында рәис Ильяс Әхмәтов төзексезлекләрне бетергәнче  агрегатларны сүндерергә һәм барлык системаларның эшләүдән туктавын көтеп торырга кирәклеген комбайнчылар һәм машина йөртүчеләрнең исләренә төшерде.  Ильяс Мортаза улы шулай ук әлеге урып-җыю кампаниясенең хуҗалык өчен үз үзенчәлекләре булачагын да билгеләп үтте.

-         Әгәр былтыр бездә басуларның зур өлешенә көзге культуралар чәчелгән булса, быел исә бездә өстенлекне арпа алып тора.  Ә бу культура аерым карауны таләп итә: иртән иртүк һәм кичен соң гына басуга чыга алмыйсың, аны бары тик көндез көннәр матур булганда гына урып-җыярга мөмкин. Бу үз чиратында урып-җыю срокларын озакка суза. Ләкин шуңа да карамастан, без  урып-җыюга керешергә әзер.

 Комиссиянең эш йомгаклары буенча берничә хуҗалыкта җитешсезлекләр ачыкланды, аларны урып-җыю эшләре башланганчы бетерергә кирәк булачак. Тулаем алганда, үзара тикшерү  район авыл хуҗалыгы берләшмәләренең  уракка әзерлеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International