Суд карарларының үтәлү мәсьәләләре буенча халыкны каблу итү

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

24 июльдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә суд карарларының үтәлү мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр килү  дәвам итә. Суд карарларын вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, әлеге карар белән танылган субъектив хокукларның гамәлгә ашуын, шулай ук шундый карар белән расланган юридик вазыйфаларның үтәлүен гарантияли.

 Кабул итүгә алдан язылу  8(843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International