Татарстан  һәм  Алексеевск районы әләмнәре астында: укучыларыбыз Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар

2019 елның 16 июле, сишәмбе

 

  25 июньнән 4 июльгә кадәр Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск   шәһәрендә  “Җанлы традиция” (“Живая традиция”) исемле  Бөтенроссия фольклор  конкурсы булып узды. Татарстан Республикасын тәкъдим иткән алексеевскилылар конкурстан чираттагы җиңү яулап кайттылар.

 Конкурста Тамбов, Липецк, Чиләбе, Пермь, Новосибирск, Вологда өлкәләреннән балалар иҗат, шул исәптән  үрнәк коллективлар катнашты. Әлеге чарада Татарстан Республикасын   балалар иҗаты үзәгенең “Яшь журналист”  иҗат берләшмәсе әгъзалары Иванова Дарья һәм Киндерова Ксения (җитәкчеләре Кутуева Роза Мәгъсүм кызы) тәкъдим итте.

Бу конкурска бару -  “Унынчы муза”  Бөтенроссия Мәскәү иҗат медиасы конкурсыннан бүләк. Бу елның апрелендә кызларыбыз  анда җиңеп чыккан иделәр.

“Җанлы традиция” конкурсы  түбәндәге номинацияләрдә узды: “Яшь декоратив-кулланма сәнгать осталары”, “Фольклор коллективлары, халык (оркестр) музыкасы ансамбльләре”, “Солистлар” (аерым башкаручылар, вокалчылар, әкиятчеләр, халык мәдәниятен тикшерүчеләр, инструментчылар, биючеләр).  Кызларыбыз “Халык мәдәниятен тикшерүчеләр  (“Тылсымлы җепләр илендә” фильм- проекты), «Солистлар» (Дарья Иванова -  «Әкиятчеләр» юнәлешендә), Киндерова Ксения - «Халык биюе») номинацияләрендә лаеклы чыгыш ясадылар һәм икенче дәрәҗә медальләр яуладылар.  

Фестивальнең тантаналы ачылуы вакытында   сәхнәгә иң беренче  нәкъ  менә безнең иҗат төркеменең чакырылуын билгеләп үтү куанычлы.

  • Кызлар Татарстан Республикасының дәүләт әләме һәм Алексеевск районы әләме белән  сәхнәгә күтәрелгәндә күңел горурлык хисе белән тулды, - ди педагог Роза Кутуева. – Мондый абруйлы конкурста катнашып, без, әлбәттә,  тәҗрибәле фольклорчылар арасында яңа кешеләр булуыбызны аңладык.  Ләкин без үзебезнең балалар иҗаты үзәгенең, туган мәктәбебез -  Г.С.Боровиков исемендәге 3нче мәктәпнең, үзебезнең Алексеевск районыбызның, үзебезнең яраткан Татарстан Республикабызның намусын яклау җаваплылыгын үз өстебезгә алуыбызны аңлап,  лаеклы чыгыш ясау өчен бар көчебезне куйдык.

Роза Мәгъсүм кызының сүзләренә караганда, әлеге чарага   унбер көнлек сәяхәт  төрле танып белү һәм мавыктыргыч программаларга бай булган. Коллективлар өчен экскурсияләр һәм матур җырлар, биюләр, уен-көлке белән чын фольклор кичәләре оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International