УТ ҺӘМ СУ: АЛАРНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

2019 елның 16 июле, сишәмбе

 

 

Алексеевск коткаручылары безгә 20 июньдә  элемтә пультына   Алексеевск районы авылларының берсендә бер кешенең януы турында хәбәр килүен җиткерде. Вакыйга урынына  барган вакытта өйнең ишегалдында  күп санлы пешүләр белән бер  ир-ат йөри. Тикшерү барышында әлеге кешенең киеменә ут кабуы ачыклана. Әлеге хәлнең сәбәпләре тикшерелә.

 Янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.   Кинәт кабынып киткән утның ялкыны беренче чиратта кешенең киеменә эләгә.  Аннан чәчләренә күчә. Гадәттә иң баштан алар яна.

Төтен сулыш органнарын зарарлый.  Тән чыдап булмаслык итеп  авырта башлый. Шуның аркасында кеше үз-үзенә контрольне  югалта. Ул инде нәрсә булганын , мондый хәлдә нәрсә эшләргә икәнен белми.

Аның өстендәге утны су сибеп сүндерергә тырышыгыз, әгәр кыш булса, кардан файдаланыгыз.  Якында гына су булмаска да мөмкин. Үзегезнең берәр киемегезне салып, аны, башын ачык калдырып, яна торган кеше өстенә ташлагыз. Бу аның пыскып яна торган киеменнән чыга торган  төтенгә һәм корымга тончыкмасын өчен эшләнә. Әгәр болай эшләмәсәң, аның тамагы пешәргә мөмкин. Тәнгә нык ябышкан кием тире катламына үтергеч йогынты ясый.

Әгәр  сез берүзегез генә булып, яныгызда ярдәм итәрдәй кеше булмаса,  ялкынны сүндерү өчен җиргә ятып аунагыз. Ут сүндерелгәннән соң кешене  һавага алып чыгарга кирәк.  Аның пыскып янучы киемен сак кына кисеп алыгыз. Стерильләштерелгән бинтны тәннең зыян күргән өлешенә салырга кирәк. Әгәр тәннең күп өлеше янган икән, кешене чиста җәймәгә төреп куялар. Шуннан соң  тиз генә “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырыла. Зыян күрүчегә  авыртуны баса  торган препаратлар бирегез. Авыртуны басу өчен  зыян күрүчегә гел су эчереп торырга тырышыгыз.

Беренче дәрәҗәдәге тән пешкәндә  тире кызара.  Ул түзеп булмаслык авырту кичерә, һәм аңа ярдәм кирәк. Тән шешеп чыкмасын өчен беренче ун минут буена аны боз, кар һәм бик салкын су белән ышкыгыз.  Шуннан соң тирегә сөртү өчен аракы яки одеколоннан файдаланырга мөмкин.  Алар белән бәйләргә кирәкми. Пешкән яралар төзәлү процессында аларны синтомицин мае яки аэрозоль рәвешендә пешүдән файдаланыла торган башка чаралар белән эшкәртегез.

 Икенче дәрәҗәдәге  пешүнең төп күрсәткече – тәндә куыклар барлыкка килү.  Яраларны эшкәртү өчен һич кенә дә одеколоннан яки аракыдан файдаланырга ярамый.  Бу түзеп булмаслык авыртуга китерәчәк. Зарарланган урынга бинт, марля салырга, тик баштан аларны кайнар үтүк белән үтүкләргә кирәк. Бу киңәшләр сезгә шушы экстремаль хәлдән чыгарга булышырлар, дип уйлыйбыз.

Суда батып үлүчеләр турында яңалыкларның соңгысы Якутиядән килде, анда кыргый пляжда җиде кеше батып үлгән. Бер көн алдан Тувада стихия бәла-казалары илебездә чыгарылган автода суны кичеп  чыгучы ун кешенең гомерен алып киткән.

2019 елның беренче ярты елында Татарстан Республикасының су объектларында, оператив мәгълүматлар буенча  30 һәлакәт булган, алар нәтиҗәсендә  20 кеше батып үлгән,  31 кеше коткарылган.  Хәвеф төркеменә керүчеләр – балалар. Батып баручы бала кычкырмый, суда куллары белән тыпырчынмый. Барысы да бик тиз, иң мөһиме - тыныч кына уза.  Өлкәннәр күреп алганда инде соң була.

Башка төрле очраклар да очрый: Әлмәттә ике бала  чүт кенә батып үлми кала, ләкин батырлык һәм югары гражданлык позициясе күрсәтеп,  Әлмәтнең ике кешесе шәһәр буасында  чак кына батмый калган 9 һәм 10 яшьлек ул балаларны коткарып кына калмыйлар, ә бәлки аларны тормышка кире кайтаралар.  Өлкәннәр, гамьсез булмагыз һәм исегездә  тотыгыз:

 

  1. Балаларның куркынычсызлыгы өчен сез җаваплы.  “Ул әле кечкенә, тирәнгә керми”,  “ул тыңлаучан, ерак китмәячәк”, “анда сай”, “мин бу яшьтә безүзем коена идем,  берни булмый иде”,  дип уйламагыз.  15 см тирәнлек балага бату өчен җитә. Аннары инде орышыр кеше булмаячак.
  2.  Баланы  ул су янында булганда күз уңыннан ычкындырмагыз. Бәла санаулы минутларда булырга мөмкин. Балагыздан күзегезне алмагыз.
  3. Бала “куркыныч” дигәнне аңламый һәм “коену тыела” дигән плакатлар аны туктатып кала алмый. Баланы куркыныч турында кисәткәндә “куркыныч” дип әйтмәгез, ә “авырта” дип әйтегез.
  4. Сулыкларда бала өчен куркынычсыз почмак оештырыгыз, аны уенчыклар белән мавыктырыгыз яки бергәләп хәрәкәтчән уеннар оештырыгыз. Баланың суга аңа күңелсез булганга керүенә юл куймагыз.
  5. Җиңсәләргә, өрелгән түгәрәкләргә һәм матрасларга ышанмагыз – бу уяулыкны киметә. Киресенчә, андый конструкцияләр үзләре фаҗига сәбәбе булырга :  матрас әйләнеп капланырга, түгәрәкнең һавасы чыгарга мөмкин.
  6. Алкоголь кулланмагыз. Аракы  уяулыкны  киметә, йокыны китерә, дикъкатьне азайта. Шуннан фаҗигагә дә ерак калмый.

 7. Олырак балаларга  ышанмагыз. Алар игътибарларын читкә юнәлдерергә, бергәләп суда куркыныч уеннар уйлап чыгарырга  мөмкиннәр.

 8. Иң мөһиме: баланы йөзәргә өйрәтегез.  Әгәр йөзеп арысаң, сине агым алып китә башласа, әгәр ярга чыга алмасаң, үзеңне ничек тотарга кирәклегенә өйрәтегез. Тормышта булган вакыйгалар турында сөйләгез, бала белән гәп корыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International