Ахтыр Мәрьям Ана иконасын булдыруның 203 еллыгын бәйрәм итү Мәскәү җырчысы Анна Сизова концерты белән тәмамланды.
Алексеевск районына инде ничәнче тапкыр бөтен Татарстаннан Алексеевск җирендә Ахтыр Мәрьям Ана иконасын булдыруның 203 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналарда катнашу өчен хаҗ кылучылар килде.
Традиция буенча алексеевскилылар Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылганнан соң Изге иконаны каршылау өчен (бер көн алдан ул Балык Бистәсенә китерелде) Чулман елгасы ярына юл тоттылар. Ахтыр коесы янында Чистай епархиясе һәм Казан епархиясенең Балык Бистәсе округы руханилары катнашында су белән гыйбадәт кылу булды.
Изге кое янында алексеевскилылар һәм бистә кунаклары Изге иконага кагылдылар, ә аннары хач йөреше белән Воскресение чиркәвенә озата бардылар. Барысы бергәләп ашап-эчеп алганнан соң Чиркәү мәйданында Мәскәү җырчысы Анна Сизованың концерты булды. Алексеевск тамашачыларының яраткан җырчысы дини һәм халык җырларын башкарды. Концертта шулай ук Казаннан килгән “Во благо” казаклар дуэты да катнашты. Анна Сизова белән мәдәният бүлеге җитәкчесе Артур Соловьевның бергә чыгыш ясавы тамашачыларны таң калдырды. Чыгышының азагында җырчы ханым район кешеләренә җылы каршылаганнары өчен рәхмәт әйтеп, аларга иминлек һәм бәхет теләде.
Әйтергә кирәк, бәйрәмгә хәтта Мари Иле Республикасыннан да хаҗ кылучылар килгән иде.
Балык Бистәсендә икона белән беренче тапкыр булган Алексеевск кешесе Валентина Булыгина тәэсирләре белән уртаклаша:
- Балык Бистәсе районы кешеләре безне шатланып каршы алдылар. Бу бәйрәмнең алар өчен дә шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйга булуы күренеп тора иде. Без анда, бер чиркәүдә гыйбадәт кылып, хач йөреше белән икенчесенә киттек, анда да гыйбадәт кылдык. Бу авыррак булды. Ләкин шуңа да карамастан, авыр юлны җиңел үтүебезгә шат идек һәм Мәрьям Анага төрле яр буйларында урнашкан авылларны үз канаты астына алганы өчен рәхмәт әйтәбез.