Быел “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” республика программасы буенча Алексеевск районыннан ике фермер грант отты. Болар – Мансур Җиһаншин белән Леонид Строкин.
Шушы көннәрдә Леонид Строкин Речноега өр-яңа “Беларус” тракторы алып кайтты. Аны ул яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы аркасында сатып алды. Грант шартлары буенча фермер үз акчасын 200 мең сум гына түләгән, бу техника бәясенең 10 процентын тәшкил итә.
Леонидның сүзләренә караганда, аның крестьян-фермер хуҗалыгында яңа техника - грант акчасына алынган беренче һәм бик кирәкле техника.
- Без ике йөз гектарга якын мәйданда бөртекле ашлык үстерәбез. Җирләребез Речное һәм Зур Полянка белән янәшәдә урнашкан. Ике авылда ике бригада эшли. Аларның һәркайсы бөртекле ашлык урып-җыю комбайны һәм агрегатлар таккан ике трактор белән тәэмин ителгән. Яңа “Беларус” тракторы Речноеда эшләячәк. Аңа төягеч урнаштырачакбыз һәм аннан ашлык яки ашлама төягәндә файдаланачакбыз. Тракторга шулай ук чапкыч та тагачакбыз, чөнки җиребезнең бер өлешендә күпьеллык үләннәр үсә. Әгәр дәүләт яңа техникада эшләргә мөмкинлек бирә икән, ни өчен аннан файдаланмаска?
Леонид Строкин шулай ук киләчәккә планнары белән уртаклашып, крестьян-фермер хуҗалыгының киңәергә әзер булуы турында әйтте, ләкин районда буш җирләр җитми, диде.
- Без техника белән тәэмин ителгәнбез, бөтен эшне агротехник срокларда башкарабыз. Чәчү мәйданнарын арттырырга әзербез, ләкин әлегә, ни кызганыч, буш җирләр юк.