Район башлыгы Сергей Демидов мобилизация эше буенча башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Александр Анатольевич Кулёминга нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының мобилизацион әзерлеген ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Алексеевск районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Рафаэль улы Гайсин күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте, муниципаль милеккә идарә итүне камилләштерүгә, Татарстан Республикасы икътисадын үзгәртеп коруга һәм аның белән идарә итүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.