Алексеевск коткаручылары кисәтә

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

 

Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге 2019 елның 20 июнендә  ТР буенча  “7 нче федераль янгын хезмәте бүлеге” федераль дәүләт казна учреждениесенең 104 нче янгын-коткару частеның элемтә пультына   Алексеевск районы авылларының берсендә бер кешенең януы турында хәбәр килүен җиткерә. Вакыйга урынына  барган вакытта өйнең ишегалдында  күп санлы пешүләр белән бер  ир-ат була. Тикшерү барышында әлеге кешенең киеменә ут кабуы ачыклана. Әлеге хәлнең сәбәпләре титкшерелә.

 Янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Кеше һәм аның киеме гап-гади шаярудан янып китәргә мөмкин. Кинәт кабынып киткән утның ялкыны беренче чиратта кешенең киеменә эләгә.  Аннан чәчләренә күчә. Гадәттә иң баштан алар яна. Төтен сулыш органнарын зарарлый.  Тән чыдап булмаслык итеп  авырта башлый. Шуның аркасында кеше үз-үзенә контрольне  югалта. Ул инде нәрсә булганын аңышмый башлый, мондый хәлдә нәрсә эшләргә икәнен белми.

Кеше янганда бик тиз карар кабул  итәргә һәм  нәрсә дә булса эшләргә кирәк.  Аның өстендәге утны су сибеп сүндерергә тырышыгыз, әгәр кыш булса, кардан файдаланыгыз.  Якында гына су булмаска да мөмкин. Үзегезнең берәр киемегезне салып, аны, башын ачык калдырып, яна торган кеше өстенә ташлагыз. Бу аның пыскып яна торган киеменнән чыга торган  төтенгә һәм корымга тончыкмасын өчен эшләнә. Әгәр болай эшләмәсәң, аның тамагы пешәргә мөмкин. Тәнгә нык ябышкан кием тире катламына үтергеч йогынты ясый.

Әгәр  сез берүзегез генә булып, яныгызда ярдәм итәрдәй кеше булмаса,   ялкыннны сүндерү өчен җиргә ятып аунагыз. Ут сүндерелгәннән соң кешене  һавага алып чыгарга кирәк.  Аның пыскып янучы киемен сак кына кисеп алыгыз. Стерильләштерелгән бинтны тәннең зыян күргән өлешенә салырга кирәк. Әгәр тәннең күп өлеше янган икән, кешене чиста җәймәгә төреп куялар. Шуннан соң  тиз генә “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырыла. Әгәр зыян күргән кешене медпунктка үзегез алып бара алсагыз, һичшиксез,  нәрсәдән дә булса носилкалар ясагыз. Аны бүтән ысул белән алып барганда  зыян күрүче авыртудан җәфа чигәчәк. Авыртуны басу өчен  зыян күрүчегә гел су эчереп торырга тырышыгыз.

 

 Кием-салым янып киткәндә  үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

 

1

Паникага бирелмәгез.

2

Яна торган киемне тиз арада салып ташлагыз.

3

Янәшәдәге теләсә нинди суга кереп чумыгыз.

 4

Җирдә аунап, утны сүндерегез.

5

Медицина ярдәме алырга тырышыгыз.

Пешкәндә ярдәм итегез.

 

Беренче дәрәҗәдәге тән пешкәндә  тире кызара.  Ул түзеп булмаслык авырту кичерә, һәм аңа ярдәм кирәк. Тән шешеп чыкмасын өчен беренче ун минут буена аны боз, кар һәм бик салкын су белән ышкыгыз.  Шуннан соң тирегә сөртү өчен аракы яки одеколоннан файдаланырга мөмкин.  Алар белән бәйләргә кирәкми. Пешкән яралар төзәлү процессында аларны синтомицин мае яки аэрозоль рәвешендә пешүдән файдаланыла торган башка чаралар белән эшкәртегез.

 Икенче дәрәҗәдәге  пешүнең төп күрсәткече – тәндә куыклар барлыкка килү.  Яраларны эшкәртү өчен һич кенә дә одеколоннан яки аракыдан файдаланырга ярамый.  Бу түзеп булмаслык авыртуга китерәчәк. Зарарланган урынга бинт, марля салырга, тик баштан аларны кайнар үтүк белән үтүкләргә кирәк.

 Пешкән тирегә майлы  бәйләвеч кую, аны зеленка белән эшкәртү яки марганцовкадан примочка ясау катгый рәвештә тыела. Сидек бәйләргә мөмкин – бу чара халык тарафыннан йөз еллар буена сыналган. Әгәр үзегез дә шундый хәлдә калсагыз, безнең киңәшләребез сезгә шушы экстремаль хәлдән чыгарга булышырлар, дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International