Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең чаралар планы нигезендә 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча 2019 елның 19 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең видеоэлемтә режимында гражданнарны шәхси кабул үткәрүе планлаштырыла. Кабул итү вакыты – иртәнге 11 дән көндезге 2 гә кадәр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видео кабул итүе муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә җәмәгать ярдәмчеләре ярдәмендә Skype программасы аша үткәреләчәк.
Гражданнарның 8(843) 236-41-80 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) алдан язылулары мәҗбүри.