Алексеевскиның яшь журналистлары Магнитогорскида узган конкурста җиңүчеләр арасына керделәр.
Конкурста Татарстаннан балалар иҗаты үзәгенең “Яшь журналист” район иҗат берләшмәсе әгъзалары Иванова Дарья һәм Киндерова Ксения (җитәкчеләре Кутуева Роза Мәгъсүм кызы) катнашты. Әлеге конкурска бару - “Унынчы муза” Бөтенроссия Мәскәү иҗат медиасы конкурсыннан бүләк. Бу елның апрелендә кызларыбыз анда җиңеп чыккан иделәр. Кызлар “Халык мәдәниятен тикшерүчеләр (“ Тылсымлы җепләр илендә” фильм- проекты), «Солистлар» (Дарья Иванова - «Әкиятчеләр» юнәлешендә), Киндерова Ксения - «Халык биюе») номинацияләрендә лаеклы чыгыш ясадылар һәм икенче дәрәҗә медальләр яуладылар.