Җәй - “Алексеевскдорстрой” хезмәтчәннәре өчен кайнар чор. Елның шушы вакытында юлларны ремонтлау буенча эшләрнең төп күләмен башкарырга туры килә.
Ләкин кыска срокларга да карамастан, предприятие хезмәтчәннәре куелган бурычны сыйфатлы итеп, елдан-ел үз осталыкларын республика дәрәҗәсендә күрсәтеп үтиләр.
Быел да предприятие хезмәтчәннәренә республика башкаласының унөч урамында, машиналар аеруча да күп йөри торган Татарстан, Тукай, Девятаев, Габишев, Фучик һ.б. урамнарны да кертеп, юлларны ремонтлау ышанып тапшырылды. Казанда алексеевскилылар хәрәкәт иң тыгыз урамнарның берсендә – Ершов урамында юл полотносын ремонтладылар. Сигез полосалы бу урамның үз үзенчәлекләре бар. Машиналар хәрәкәте тыгыз булу сәбәпле асфальт җәю эшләре нигездә төнлә, юлларны ябу шәһәр кешеләре тормышына берничек тә йогынты ясамаган вакытта башкарыла. Участок начальнигы Дамир Гусейнов әйтүенчә, Казан объектларында 11 бригададан 200 кеше һәм 60 берәмлек техника эшли.
- Шәһәр урамнарында безнең биш асфальт салу җайланмасы мәшгуль. Юл полотносын алмаштырудан тыш, без ремонтланган участокларга билгеләр ясыйбыз, җәяүле сукмакларын ремонтлыйбыз һәм юл буйларына бордюрлар урнаштырабыз. Монда шәһәрнең барлык объектларында борт ташларын куючы Александр Бакланов бригадасын билгеләп үтәргә кирәк.
Шул рәвешчә, алексеевскилылар башкаланы төзекләндерүгә үзләреннән сизелерлек өлеш кертәләр, бу Казанда WorldSkills эшче һөнәрләренең дөнья чемпионатын үткәрү елында бик мөһим.