Хезмәтләре өчен билгеләп үтелделәр

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Алексеевск районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

 Аксенова Нина Николаевна, “Алексеевск сөт заводы” ЧҖҖ төп җитештерү цехының смена мастеры, Алексеевск районының  сөт сәнәгатендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан.

 Потапов Анатолий Николаевич, “Алексеевскдорстрой” ААҖның слесарь-ремонтчысы, Алексеевск районының  юл төзелеше тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 30 яше тулу уңаеннан.

 Район кулланучылар җәмгыяте шоферы Грунин Андрей Павлович, “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыяте буфетчысы Шарова Светлана Ивановна  Алексеевск муниципаль районының  кулланучылар кооперациясе системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм  - Халыкара кулланучылар кооперациясе көне уңаеннан Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

  Алексеевск районының Левашево авыл җирлеге җирле үзидарәсе органнары ветераны Чернова Людмила Александровна җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International