Бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак.
7 июльдә бер мандатлы 44 нче Алексеевск округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка кандидатлар күрсәтү этабы тәмамланды.
Кандидатлар күрсәтүгә документлар округ сайлау комиссиясе тарафыннан 5 кандидаттан – өч сәяси партия ( “Бердәм Россия” партиясе, КПРФ, “Гадел Россия” партияләре) вәкилләреннән һәм ике үз-үзләрен күрсәтүчедән кабул ителде.
2019 елның 24 июленә кадәрге срокта кандидатлар сайлау комиссияләренә теркәлү өчен документлар, шул исәптән сайлаучылардан үзләрен күрсәтүләрен яклаган имзалар тәкъдим итәргә тиешләр. Дүрт парламент партиясе – “Гадел Россия”, “Бердәм Россия”, КПРФ, ЛДПР, шул ук партияләр күрсәткән кандидатлар - бер мандатлылар кебек үк, имзалар җыюдан азат ителделәр.