“Без - Ямкинодан” –
Войкино авылы җирлегендә бәйрәм шундый баш астында узды.
Шимбә көнне, 6 июльдә, Войкино авыл җирлегенең Ямкино авылында якташлар очрашуы булды.
- Бәйрәм беренче тапкыр үткәрелде һәм бик шәп узды, - дип сөйли Ялкын авыл мәдәният йорты директоры Любовь Илюшина. – Ямкино авылында хәзерге вакытта нибары биш гаилә яшәсә дә, бәйрәм бирегә шушы авылда туып-үскән, ләкин башка җирләрдә яшәүче кешеләр җыелганга күрә матур килеп чыкты. Иң беренче тантаналы өлеш булды. Катнашучыларны һәм кунакларны башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров сәламләде. Шулай ук Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинованың авыл кешеләре исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның кайберләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Масловка, Ялкын, Войкино, Базяково авыллары клублары һәм мәдәният йортларының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары әлеге бәйрәм хөрмәтенә искиткеч концерт номерлары бүләк иттеләр. Ә Лаеш районының Рождественское авылы кунаклары ямкинолылар өчен үзләренең котлау номерларын алып килгән иделәр. Тантаналы өлештән һәм бәйрәм концертыннан соң чәй эчү оештырылды.
Якташлар очрашуыннан күбрәк фоторәсемне безнең alekseyevsk.ru сайтыннан карагыз.