1 октябрьгә кадәр  федераль ташламага ия булучылар социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакет) калдырыргамы, дигән карар кабул итәргә тиешләр.

2019 елның 9 июле, сишәмбе

 1 октябрьгә кадәр  федераль ташламага ия булучылар социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакет) калдырыргамы, әллә  аннан баш тартып, акча алыргамы, дигән карар кабул итәргә тиешләр.

 Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсация суммасы 863 сум 75 тиен тәшкил итә.

Акчалата компенсацияне сайлаганда хәлең начараеп китеп, авыруыңның озак вакытлар дәвалауны һәм күп кенә дарулар сатып алуны таләп итүе  һәм акчалата компенсациянең җитәрлек булмавы турында уйлау бер дә комачауламас.

 Социаль пакеттан  баш тарткан ташламага ия булучыларга даруларны үз акчаларына сатып алырга туры киләчәк һәм еш кына бу гаилә бюджетына  бик кыйммәткә төшәчәк.

 Җитди авыруларны (онкологик авырулар, шикәр чире, бронхиаль астма, ревматоидный  полиартрит һ.б.лар)  дәвалауга матди чыгымнар уннарча, хәтта йөзләрчә мең сумнар белән исәпләнә.

 Социаль пакет табиб рецепты буенча бушлай дарулар белән генә түгел, ә бәлки бушлай дәвалау һәм кыйммәтле операцияләр ясауны да тәэмин итә.

 Социаль хезмәтләр  җыелмасы алуга хокукны 2019 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен гариза белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 2018 елда бушлай дарулар алган кешеләргә гариза тапшыру зарурлыгы юк.

Федераль бюджет акчасы исәбенә кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Федераль ташламага ия булучылар арасына  сугыш ветераннары һәм инвалидлары, барлык төркемдәге инвалидлар, инвалид балалар, блокадада катнашучылар һ.б.лар керә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International