Бәхетле ирле-хатынлы Хәлиловлар гаиләсенең 60 еллыгы

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бәхетле ирле-хатынлы Хәлиловлар гаиләсенең 60 еллыгы

Түбән Тигәнәле авылында Хәлиловлар гаиләсенә бриллиант  туйлары уңаеннан медаль тапшырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йортында Хәлиловларның зур гаиләсе һәм авыл халкы Рәисә Сәлим кызы белән Тәлгат Сафа улын 60 ел бергә яшәүләре белән котларга җыелды.

Бу гаилә быел бриллиант туйларын билгеләп үтә. Юбилярларны «Алга» колхозы рәисе Тәлгат Хамматов котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.  Ир белән хатынның бөтен тормыш эшчәнлеге колхозда узды:   Тәлгат Сафа улы 45 ел   механизатор булып эшләде, ә Рәисә Сәлим кызы 40 елга якын сыер сауды һәм  бозаулар карады.

–Гомер итү - урам чыгу гына түгел,-   диләр. -  Сез бу тормыш юлын бик матур үттегез, дүрт балагыз: өч улыгыз һәм бер кызыгыз бар, Иң мөһиме, алар барысы да тәрбияле һәм хезмәт сөючән, тырышлар. Сез -  авылыбызның һәм районыбызның горурлыгы, сез чын мәгънәсендә үрнәк гаилә! Тормыш катлаулы нәрсә, анда проблемалар да, каршылыклар да еш очрый. Әмма сез югалып калмадыгыз һәм бар гомерегезне хезмәт итеп, эшләп яшәдегез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм имин гаилә тормышы телибез, -  диде Тәлгат Хамматов.

Бу көнне сәхнәдән авыл,  үзешчән сәнгать артистлары, Яр Чаллы, Чистай һәм Алексеевскидан тантанага кайткан  күп санлы туганнары юбилярларга котлауларын җиткерделәр. Хәлиловларның дүрт баласы, тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Балаларның әти- әниләрен котлауларында бары тик рәхмәт сүзләре генә яңгырады, ә кече оныклары Ислам әби-бабасына булган мәхәббәтен  бик матур шигырь юллары белән белдерде.

Көчле алкышлар астында ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Сөниева өлкән парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар.

– Бүген сезнең өчен генә түгел, ә бәлки авыл һәм район өчен дә чын бәйрәм, – дип мөрәҗәгать итте Елена Макарихина бу парга. – Сез шундый зур гаиләгә гомер биргәнсез. Бүген монда дүрт буын. Шундый балалар, оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләгәнегез өчен сезнең алда баш иябез. Мондый акыллы балалар тәрбияләү өчен күпме хезмәт һәм көч сарыф ителгәндер. Бүген мин сезнең гаиләгезгә сокланмыйча карый алмыйм һәм аны, һич арттырусыз, игелекле гаилә дип атарга мөмкин. Быел әлеге медаль белән бүләкләү өчен нәкъ менә сезнең гаиләгезне сайлаулары юкка гына түгел: сез мәхәббәт һәм тугрылыкны гәүдәләндерәсез. Сез бер-берегезгә шундый күңел җылылыгы белән карыйсыз. Һәм бу бит 60 ел буе. Мин сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызның бу мәхәббәтне, бер-берләрен кайгыртуны саклап калачакларына ышанам. Бу матурлыкны сез башкаларга да тапшырачакбыз, алар да нәкъ менә шулай яшәсеннәр, гаиләләрен шулай сакласыннар. Бу медаль гаиләгезнең ядкаре булыр, дип өметләнәм.

Тантана ахырында Хәлиловлар район җитәкчелегенә һәм авыл халкына күрсәткән игътибарлары, котлаулары өчен рәхмәт әйттеләр һәм гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар.

- Бер-береңә хөрмәт белән карарга кирәк, – диде гаилә башлыгы.

– Бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәк.   – дип өстәде Рәисә апа. - Без икебез дә бер авылдан. Биш ел дуслашып йөргәннән соң гына өйләнештек.  Бөтен кеше кебек яшәдек: барысына да үз хезмәтебез белән ирештек. Без биредә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән утырабыз, без үз балаларыбызны дини тәрбия биреп үстердек. Мактанып әйтүем түгел, кечкенәләреннән алып, зурларына кадәр бөтен балам, оныкларым намаз укыйлар.

 Бәйрәмнән соң юбилярлар кунакларны үзләренә чәй табыны янына чакырдылар. Олы яшьтә булуларына карамастан (гаилә башлыгына  - 82, ә хуҗабикәгә – 80 яшь), Хәлиловлар бакчада яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр,   тавыклар һәм кәҗә асрыйлар, кәҗәне Рәисә апа сава. Ул кунакларны иртән үзе пешергән тәмле бөккәннәре, ә Тәлгат  абый үзе үстергән кыярлар белән сыйлады.

Әлеге искиткеч кешеләрнең өе еш кына балаларның көлү авазларына күмелә, чөнки җәй көне оныклары һәм оныкчыклары бик теләп үзләренең яраткан әби-бабалары янына кунакка кайталар.

 

 

Хәлиловлар гаиләсенең 60 еллыгы

Түбән Тигәнәле авылында Хәлиловлар гаиләсенә бриллиант  туйлары уңаеннан медаль тапшырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Тигәнәле мәдәният йортында Хәлиловларның зур гаиләсе һәм авыл халкы Рәисә Сәлим кызы белән Тәлгат Сафа улын 60 ел бергә яшәүләре белән котларга җыелды.

Бу гаилә быел бриллиант туйларын билгеләп үтә. Юбилярларны «Алга» колхозы рәисе Тәлгат Хамматов котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.  Ир белән хатынның бөтен тормыш эшчәнлеге колхоздамузды:   Тәлгат Сафа улы 45 ел   механизатор булып эшоләде, ә Рәисә Сәлим кызы 40 елга якын сыер сауды һәм  бозаулар карады.

–Гомер итү- урам чыгу гына түгел",  диләр.  Сез бу тормыш юлын бик матур үттегез, дүрт балагыз: өч улыгыз һәм бер кызыгыз бар, һәм иң мөһиме, алар барысы да тәрбияле һәм хезмәт сөючән, тырышлар. Сез -  авылыбызның һәм районыбызның горурлыгы, сез чын мәгънәсендә үрнәк гаилә! Тормыш катлаулы нәрсә, анда проблемалар да, каршылыклар да еш очрый. Әмма сез югалып калмадыгыз һәм бар гомерегезне хезмәт итеп, эшләп яшәдегез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм имин гаилә тормышы телибез, -  диде Тәлгат Хамматов.

Бу көнне сәхнәдән авыл,  үзешчән сәнгать артистлары, Яр Чаллы, Чистай һәм Алексеевскидан тантанага килгән күп санлы туганнары юбилярларга котлауларын җиткерде. Хәлиловларның дүрт баласы, тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Балаларның әти- әниләрен котлауларында бары тик рәхмәт сүзләре генә яңгырады, ә кече оныклары Ислам әби-бабасына булган мәхәббәтен  бик матур шигырь юллары белән җиткерде.

Көчле алкышлар астында ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Сөниева өлкән парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар.

– Бүген сезнең өчен генә түгел, ә бәлки авыл һәм район өчен дә чын бәйрәм, – дип мөрәҗәгать итте Елена Макарихина бу парга. – Сез шундый зур гаиләгә гомер биргәнсез. Бүген монда дүрт буын. Шундый балалар, оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләгәнегез өчен сезнең алда баш иябез. Мондый акыллы балалар тәрбияләү өчен күпме хезмәт һәм көч сарыф ителгәндер. Бүген мин сезнең гаиләгезгә сокланмыйча карый алмыйм һәм аны һич арттырмыйча игелекле гаилә дип атарга мөмкин. Быел әлеге медаль белән бүләкләү өчен нәкъ менә сезнең гаиләгезне сайлаулары юкка гына түгел: сез мәхәббәт һәм тугрылыкны гәүдәләндерәсез. Сез бер-берегезгә шундый күңел җылылыгы белән карыйсыз. Һәм бу бит 60 ел буе. Мин сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз бу мәхәббәтне, бер-берләрен кайгыртуны саклап калачакларына ышанам. Бу матурлыкны без башкаларга да тапшырачакбыз, алар да нәкъ менә шулай яшәсеннәр, гаиләләрен шулай сакласыннар. Бу медаль гаиләгезнең ядкаре булыр, дип өметләнәм.

Тантана ахырында Хәлиловлар район җитәкчелегенә һәм авыл халкына күрсәткән игътибарлары, котлаулары өчен рәхмәт әйттеләр һәм гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар.

- Бер-береңә хөрмәт белән карарга кирәк, – диде гаилә башлыгы.

– Бер-береңне аңлап, бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәк.   – дип өстәде Рәисә апа. - Без икебез дә бер авылдан. Биш ел дуслашып йөргәннән соң гына өйләнештек.  Бөтен кеше кебек яшәдек: барысына да үз хезмәтебез белән ирештек. Без биредә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән утырабыз, без үз балаларыбызны дини тәрбия биреп үстердек. Мактанып әйтүем түгел, кечкенәләреннән алып, зурларына кадәр бөтен балам, оныкларым намаз укыйлар.

 Бәйрәмнән соң юбилярлар кунакларны үзләренә чәй табыны янына чакырдылар. Олы яшьтә булуларына карамастан (гаилә башлыгына  - 82, ә хуҗабикәгә – 80 яшь), Хәлиловлар бакчада яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр,   тавыклар һәм кәҗә асрыйлар, кәҗәне Рәисә апа сава. Ул кунакларны иртән үзе пешергән тәмле бөккәннәре, ә Тәлгат  абый үзе үстергән кыярлар белән сыйлады.

Әлеге искиткеч кешеләрнең өе еш кына балаларның көлү тавышларына күмелә, чөнки җәй көне оныклары һәм оныкчыклары бик теләп үзләренең яраткан әби-бабалары янына кунакка кайталар.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International