Фәрит Мөхәммәтшин:
“Сәләт, Татарстанның рухилыгын саклап, талантлы кадрлар үстерә”
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск районында булып, Сәләт” Халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашты.
Район башлыгы Сергей Демидов Фәрит Хәйрулла улын форумның алты сменасы концепциясе SeletStore һәм SeletCafe белән таныштырды.
Мәртәбәле кунаклар “Яшьләр проектлавында идеяләр булдыру нигезләре” темасына белем бирү сессиясендә катнаштылар.
Кунаклар форумлыларның яшәү, ашау һәм ял итү урыннарында булып, палата лагереның инфраструктурасына әйбәт бәя бирделәр.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук диалог форматында фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, конкурсларда җиңүчеләр - РФ, якын һәм ерак чит ит балалары, “Сәләт” клубы активистлары белән дә аралашты.
Фәрит Хәйрулла улы, форум эшенә тирән мәгънә салынган, дип билгеләп үтте:
- Ул күңелне дә күтәрә, өйрәтә дә. Бу хәзерге илебезне үстерү этабында бик мөһим. Бу - яшьләр белән аларны тиң күреп эшләүнең яңа һәм бик кирәкле формасы. Чөнки иртәгә үк инде сезнең буын зур тормышка аяк басачак һәм алдагы буынны алмаштырачак.
Талантлы кешеләрне җәлеп итү, яңа, креатив идеяләрне туплау – яшьләр белән эшләүдә мөһим юнәлеш. Бүген Татарстанда 173 милләт вәкиле дус, тату, килешеп яши. Һөнәри ориентация форум эшенең тагын бер мөһим юнәлеше булып тора.
Егетләр һәм кызлар кунакларны әле тагын бик озак җибәрми тордылар, алар, форсаттан файдаланып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә тырыштылар. Чит илдән, атап әйткәндә, Америкадан, Франциядән килгән егетләр һәм кызларны форум эшен чит илдә оештыру мөмкинлеге кызыксындырды.
Ахырдан Фәрит Хәйрулла улы яшьләргә иҗади уңышлар теләде, шуннан соң туры эфирда “Татар радиосы”на интервью бирде.