Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган “Татарстанда кыр көне-2019” агросәнәгать күргәзмәсе уникаль күрсәтмә мәйданчык булды һәм түгәрәк өстәлләр, эшлекле сөйләшүләр уздыру өчен уникаль урынга әверелде.
Чарада катнашучылар өчен бу көннәр кызыклы гына булып калмыйча, үзара эшлекле килешүләр төзергә дә мөмкинлек бирде.
Мәсәлән, чара кысаларында «Республика мәгълүмат-хисаплау үзәге» АҖ белән «Смарт Технологии Инвест» АҖ арасында, Россиянең агросәнәгать тармагына цивилизацияле бизнес принципларын кертү максатында, цифрлы технологияләрне, агросәнәгать комплексында продуктларны һәм сервисларны үстерү һәм аларны читкә чыгару буенча килешү имзаланды.
Документка имзаларны РИВЦ АҖ генераль директоры Дмитрий Холопов һәм «Смарт Технологии Инвест» АҖ генераль директоры Денис Жуковский куйдылар.
Килешү кысаларында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру өлкәсендә нәтиҗәле IT башлангычларны үстерү һәм җәелдерү, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән мәгълүмат җыю, туплау һәм анализлау, шулай ук җыелган мәгълүмат нигезендә предиктив аналитика эшен башкару планлаштырыла.
Хезмәттәшлек итүнең төп этаплары "юл картасы" белән билгеләнәчәк, ул эш тәртибендә килештерелә. Яклар 2019-2021 еллар дәвамында хезмәттәшлек итүне оештырырга ниятлиләр.
Яңалыкларның татаряча версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1509806.htm
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге