Татарстанда эре агротехнологик күргәзмә ябылу тантанасы булды
Бүген “Татарстанда кыр көне-2019” бишенче агротехнологик күргәзмә ябылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.
- Хәерле көн, кадерле дуслар – коллегалар, кунакларыбыз. Йомгаклау этабында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, бөтен министрлык, хезмәттәшләрем исеменнән сезгә республика Кыр көнен әзерләп үткәргән өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. 2020 елда очрашканга кадәр! - дип мөрәҗәгать итте Николай Титов җыелучыларга.
Әйтергә кирәк, быел чара форматы берникадәр үзгәртелде. Пленар утырыш үткәрелмәде, бөтен эш түгәрәк өстәлләргә, эшлекле очрашуларга һәм сөйләшүләргә кайтып калды.
- Чараны мондый форматта үткәрү үзен аклады һәм югары нәтиҗәлелек күрсәтте, - дип билгеләп үтте Николай Титов.
Чараның оештырылуына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шактый югары бәя бирде.
Ябылу тантанасы кысаларында бүләкләү булды. Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Казань Агрохимсервис»ЧҖҖның сатулар төркеме җитәкчесе Алмаз Гыйниятуллин, агроконсультация бирү төркеме җитәкчесе, баш агроном Надир Гыйниятов һәм ТР буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының үсемлекләрне саклау буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко РФ авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Россиянең иң яхшы чөгендер үстерүче хуҗалыгы-2018 ел” конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар: Нурлат районының “Көньяк”агрофирмасы, Буа районының “Авангард” ЧҖҖ, Чүпрәле районының “Ак Барс Чүпрәле” АҖҖ, Нурлат районының Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгы, Зәй шәһәренең “Восток” агрофирмасы, һәм “Сарман” агрофирмасы.
“Татарстанда кыр көне-2019” күргәзмәсен оештырып үткәрүдә актив катнашканнары өчен “Элита” Баш нәсел предприятиесе” АҖ, Биектау районының “Татарстан” агрофирмасы ЧҖҖсы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, “Вест”ЧҖҖ, “Академпродукт” ЧҖҖ, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Арча районының Гатауллина Илсөя крестьян-фермер хуҗалыгы, Лаеш районының Мөбәрәкшин шәхси ярдәмче хуҗалыгы, ТР буенча “Дәүләт сорт комиссиясе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе, ТР буенча “Росссия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстанның элита сортлары” ассоциациясе, «Казань Агрохимсервис» ЧҖҖ, «Сервис-Агро»ЧҖҖ, «Росагросервис»ЧҖҖ, «Проминтел»ЧҖҖ, “Тракторлар тарихының фәнни-техник музее” дәүләтнеке булмаган мәдәният учрежденисе, «Татагролизинг»АҖ, «ТАРОС»ЧҖҖ, Барнаул шәһәренең «Искож»ЧҖҖ, «Теропром»ЧҖҖ, «РИВЦ»АҖ ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр.
“Казан ярминкәсе” ААҖ ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яңалыкның татарча версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1510129.htm
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге