Алексеевск районына   WorldSkills  әләме килде

2019 елның 5 июле, җомга

  Алексеевск районына   WorldSkills  әләме килде. Әләм тапшыру тантанасында муниципалитет башлыгы Сергей Демидов катнашты. Тантана Биләрдә  “Сәләт” Халыкара яшьләр форумы кысаларында узды. Күләмле фестивальдә катнашучыларны мәртәбәле кунаклар сәламләде.

 -  WorldSkills әләмен дөнья буйлап йөртүдә катнашыбыз булу - безнең өчен зур дәрәҗә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Демидов. – шунысы үзенчәлекле, бу әләм дөньяның 20 дән артык илендә генә түгел, ә бәлки Байконур космодромыннан  старт алган “Союз МС-07” корабле бортында  Халыкара космик станциядә дә булып кайтты. Сезгә – талантлы буынга  форум кысаларында яңа  тәэсирләр алуыгызны һәм үз талантыгызның барлык якларын ачуыгызны телим.

Сергей Демидов  әләмгә Алексеевск районы гербының сурәтен беркетте. Хәзер WorldSkills хәрәкәте безнең елъязмага да язып куелачак.

 Сүз уңаеннан әйткәндә, WorldSkills әләме эстафетасының Халыкара этабы 2018 елның 12 мартында Мадридта старт алган. Испаниядән ул элегрәк һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын  кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыгып китә. Әләм Германииядә, Ирландииядә, АКШта, Бельгииядә, Көньяк Кореядә,  Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә , Кытай Республикасында, Финляндиядә, Австралиядә, Канадада, Португалиядә, Швейцариядә, Бразилиядә, Австриядә, Италиядә, Бөекбританиядә, Нидерландта, Франциядә, Япониядә була.

Халыкара этаптан соң WorldSkills әләме эстафетасы үз маршрутын Россия буйлап башлый.  РФның бөтен 85 субъектына, шулай ук Татарстан Республикасының  43 муниципаль районына һәм ике шәһәр округына кереп чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International