Яшь кадрлар килә

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Яшь кадрлар килә

1 июльдә аграр колледжның 64 студенты диплом алды. Егетләр һәм кызлар эшче белгечлекләре: повар-кондитер, бухгалтер, авыл хуҗалыгы механизаторы һәм тракторчы-машинист белгечлекләре алып, туган колледжларыннан киттеләр.

Дипломнар тапшыру тантанасы балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында узды, чөнки хәзер колледжның үзендә ремонт эшләре бара. Кичәге студентларны котларга һәм аларга юл теләкләре теләргә  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Юрий Михайлов һәм  финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Марнаутова,  шулай ук дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе  Фәнис Бакиров килде. Колледжны тәмамлаучыларга  хәер-фатиха сүзе белән колледж директоры Александр Солдатов та мөрәҗәгать итте. Ул бухгалтерларга дипломнар тапршырды, ә чара азагында  уку йортын тәмамлаучылар арасыннан  студентлар активын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бу егетләр һәм кызлар укудан тыш колледжны һәм районны  төрле юнәлештәге эшчәнлектә: спортта, мәдәнияттә, КВНда, җәмәгать эшләрендә  тәкъдим иттеләр.

Шунысын да билгеләп үтик: Казанда Worldskills эшче һөнәрләре дөнья чемпионатын үткәрүдә  колледж студентлары  Worldskills демонстратив имтиханны лаеклы тапшырдылар.  Югары квалификацияле остазлары Светлана Барышкова аркасында  “Повар-кондитер” белгечлеге алган кичәге студентлар зур тормышка  бөтендөнья һөнәри осталык стандартларына җавап бирүче белемнәре белән аяк басалар.  Колледжны кызыл дипломга тәмамлаган Алсу Нуруллина белән Анна Кулакова аерым алкышларга лаек булдылар.

 Студентлар үзидарәсе активы вәкилләре Алена Козлова, Игорь Шеин һәм Рамилә Кәримова  студентлар исеменнән педагогларга һәм остазларга  рәхмәт әйттеләр.  Үз укучыларына алган белемнәренә тормышта кулланыш таба алуларын теләгән укытучылар һәм мастерлар үзләренең хисләрен тыеп кала алмадылар.

-         Повар-кондитерлыкка өч ел уку дәверендә уңай нәрсәләр, чаралар күп  булды, вакыт бик күңелле һәм әйбәт үтте,- дип үзенең фикерләре белән уртаклаша Ярослав Безроднов. -  Уку әйбәт барды, укытучылар беркайчан да безгә каршы килмәделәр, алардан күп нәрсәләргә өйрәндем. Әлеге һөнәр буенча укуымны дәвам иттерергә телим. Мастерыбыз Светлана Заһит кызы  Барышковага, сыйныф җитәкчебез  Альберт Сөләйман улы Сафинга һәм барлык укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Безне күп нәрсәгә өйрәткәннәре өчен рәхмәт аларга! Аерым рәхмәт сүзләремне  ярдәме өчен Татьяна Николаевна Шерстневага җиткерәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International