Алексеевскилылар Лаеш районында булып узган “Кыр көне”н бәйрәм итүдә катнаштылар.
Күләмле чараның максаты – Татарстан һәм Россия аграрийларының төбәкара багланышларын ныгыту, җиһазлар, товарлар, хезмәтләр җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр белән авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр булдыру, агросәнәгать секторы өлкәсендә тырышлыкларны берләштерү.
Делегацияне район башлыгы Сергей Демидов җитәкләде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә заманча технология какзанышлары белән шулай ук авыл хуҗалыгы берләшмәләренең барлык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре танышты. Алексеевскилылар алдынгы авыл хуҗалыгы техникасын карадылар, белгечләр белән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алыштылар. Моннан тыш, аграрийларыбыз һөнәри осталык конкурсында да катнаштылар. «Төньяк Алексеевск ВЗП” икътисадчысы Раилә Тәлгат кызы Идрисова районны икътисадчылар арасында барган конкурста тәкъдим итте. Ә машина белән саву операторлары арасында барган конкурста “Родина” колхозыннан Елена Александровна Тюкарева чыгыш ясады. Конкурста катнашучыларның барысына да - кыйммәтле бүләкләр, ә Алексеевскидан Леонид Строкинга һәм Урта Тигәнәледән Мансур Җиһаншинга крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә грантлар тапшырылды.