Биләрнең яшьармиячеләре Идел ярлары буенда “Хәтер вахтасы”нда катнаштылар. Яшел Үзәннән килгән кадетлар белән бергә Биләрнең унбиш яшьармиячесе Чабаксар, Космодемьянск һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә булдылар. Сәфәрләрен йомгаклау ноктасында - Түбән Новгородта алар шәһәр белән таныштылар, Россиянең Европа өлешендә бердәнбер булган канат юлы буйлап шудылар, шулай ук хәрби техника күргәзмәсенә дә бардылар.