Татарстан Республикасы Росрестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре белән киңәшмә булды. Киңәшмәдә шулай ук Идарәдән юридик затларның күчемсез милкен һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова да катнашты.
Чаралар кысаларында Татарстан Росреестры һәм Төзелеш министрлыгының төзүчеләрнең эскроу-счетлар кулланып проект финанслануына күчүе белән бәйләнгән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелде.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2019 елның 1 июленнән Россиядә эскроу-счетларны мәҗбүри файдалану кагыйдәсе эшли башлады. Төзелешне өлешләп финанслаудан проектлы торакка күчү беренчел күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле.
Игътибар:
Хәзерге вакытта Татарстанда күп фатирлы дүрт йорт төзелә, өлешчеләрнең акчасы эскроу-счетлар механизмын файдаланып җәлеп ителә.
2019 елда барлыгы Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе эскроу-счетлар кулланып өлешләп төзүдә катнашуга 93 килешүне теркәде.