Кичә аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин мактаулы кунак сыйфатында “Татарстанда кыр көне-2019”
күргәзмәсендә катнашты.
Агротехник форум Зур Кабан авылыннан ерак түгел урнашкан Татарстан фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы институты басуларында бишенче тапкыр ачыла. Кыр форматында үткәрелә торган иң зур күргәзмә эшендә Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Белоруссиядән 167 компания катнаша.
Күргәзмә кунаклары –ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексенй Песошин, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов һәм башкалар экспозицияләрне, чарада катнашучыларның стендларын карадылар, республика һәм башка төбәкләр агросәнәгать комплексының яңалыклары белән таныштылар.
Тематика “Үсемлекчелек”, “АПКны инженер-техник тәэмин итү”, “Терлекчелек”, Мелиорация”, “Хуҗалык итүнең кече формалары” бүлекләре буенча тәкъдим ителгән иде.
Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, бүген аграрийлар күп кенә кызыклы юнәлешләр күрсәттеләр, аларны эре агрохолдингларны да, АПКның кече һәм урта предприятиеләрен дә федераль яклаудан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел, дип билгеләп үтте.
- Заманча технологияләрдән башка көндәшлеккә сәләтле булу авыр, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Биредә күп кенә кызыклы юнәлешләр гамәлгә ашырылган. Безгә автопилот белән идарә ителә торган тракторны, терлекчелектә иң заманча технологияләрне күрсәттеләр, бүген безгә кирәкле корылыкка чыдам культуралар сортлары буенча эшнең ничек баруын күрдек.
Шунысы үзенчәлекле, бер көн элек “Татарстан агрофирмасы” базасында сыерларны машина белән саву осталарының республика конкурсы булды, анда республиканың 43 районыннан 44 кеше катнашты. Кичә авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында җиңүчеләр бүләкләнде.
- Без иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре – ярышта җиңүчеләр белән таныштык, Бу бик шәп. Без Татарстанда “Санлы авыл хуҗалыгы” федераль проектын ничек итеп гамәлгә ашыра башлауларын күрдек. Проект Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2024 елга аграр тармакка югары технологияләр кертү максатында һәм хезмәт җитештерүчәнлеген ким дигәндә ике тапкыр арттыруга ирешү өчен эшләнгән. Санлы технологияләр кертү аркасында планлаштыру тамырдан үзгәрә.
Бүген нәкъ менә Татарстан принципиаль яңа АПКның үсүен ышанычлы төстә күрсәтә, мин моңа бик шатмын. Безгә газ-мотор ягулыгы белән эшләүче эшкә әзер яңа буын тракторларны күрсәттеләр. Андый техниканы куллану бөртеклеләрне суктыруның үзкыйммәтен шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләребезнең кереме артачак. Ә тармакның керемен арттыру бүген иң мөһим бурычларның берсе, - диде Айрат Хәйруллин.