Илзирә инглиз телендә Алексеевск турында видеоролик төшереп, юллама отты.
Россиянең мәгариф оешмаларыннан берсе конкурс үткәрде, анда туган ил турында инглиз телендә видеоролик төшерергә кирәк иде. Илзирә конкурска Алексеевск турында ролик тәкъди м итеп, җиңеп чыкты.
26 июньдә ул өч озата баручы һәм Россиянең 30 җиңүче укучысы белән, самолетка утырып,Ирландиянең Корк шәһәренә китте.
Ирландиягә килгәч, Илзирә социаль челтәрдә үзенең тәэсирләре белән уртаклашкан:
Без Killarneypark ка бардык. Бу гүзәллеге буенча искиткеч матур урын. Анда күккә ашкан биек таулар, урта гасыр замоклары, шарлавык, меньяшәр имәннәр, абагалар бар. Гүзәл утарлар һәм матур фермер өйләре күп. Миңа монда ошый.
Илзирә Ирландиядә инглиз телен 21 көн өйрәнәчәк.