Фотоконтроль.  Илкүләм проектлар -2019

2019 елның 2 июле, сишәмбе

 

 

 Июнь башларында Татарстанның “Бердәм Россия”се  яңа “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясе башлануын игълан итте. Менә инде 24 июньдә, дүшәмбе көнне,  һәр кеше үз йорты янында нинди объектлар төзеләчәген күреп кенә калмыйча, аларның вакытында сафка бастырылуы өчен ярдәм дә итә алырдай VMESTE.TATAR сайты эшли дә башлады.
Татарстанның «Бердәм Россия» башкарма комитетында VMESTE.TATAR интернет-порталын тәкъдир итү булды. Яңа файдалы сервис “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясе кысаларында ясалган (ясалачак) барлык фотосурәтләрне бер урында җыярга тиеш.
 

Татарстанда 2019-2021 елларда  илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44,6 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Әйтик, республикада 127 сәламәтлек саклау объектын модернизацияләүгә һәм төзүгә 5,7 млрд сум юнәлә, ә балалар бакчаларыннан тыш, 151 мәгариф объектына илкүләм проектлар буенча 6 млрд. сумга якын акча килә. Балалар бакчаларына килсәк, аларны төзү «Демография» илкүләм проектына аерым чыгарылган, анда модернизацияләүнең һәм төзелешнең гомуми бюджеты 8,2 млрд. сум тәшкил иткән 114 объект тәкъдим ителгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин:
– Безнең республикада социаль программаларны тормышка ашыруның мондый масштаблары беркайчан да: совет чорында да, аннан соң да булмады. Өстәвенә, 44,6 млрд. сум республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче этабы гына. Илкүләм проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән, шуңа күрә бу сумма киләсе елдан ук артачак. Эш шунда ки, әле стартта ук төбәкләр халык теләге нигезендә эшләр исемлеген киңәйтү мөмкинме, дигән сорау­ны күтәрделәр. Россия Федерация­се Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, бәлки, 2020 елда ук, дип җавап бирде.  “ Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан “Бердәм Россия”се республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотты”, – дип билгеләп үтте.
– Бу, беренчедән, тоткарлыкларның кайда булуын ачык күрү өчен кирәк, – дип аңлата Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова. – Икенчедән, контроль һәр илкүләм проектның җирлек тормышына ничек тәэсир итүен аңлау – киләчәктә илкүләм проектларга халыкка кирәкле яңа объект­ларны кертү өчен кирәк. Шуңа күрә без партиячеләргә генә түгел (ә алар республикада 128 мең кеше), ә Татарстанның барлык халкына актив рәвештә контроль эшенә алынуын сорап мөрәҗәгать иттек: чөнки бу мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йорты һәм спорт объектлары белән нәкъ менә безгә файдаланырга кирәк. Ә республиканың барлык кешеләре, дүрт миллионга якын пар күз һәр төзелешне тикшереп торса – барысы да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачак.

“Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясенең идеясе гади: һәр кеше, әйтик, йорт янында атна саен төзелә торган объектны фотога төшерә ала. Рәсемнәрне акцияне оештыручыларның np.photomat@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк. Алга таба фото VMESTE.TATAR интернет-порталына эләгәчәк. Теләгән һәркем алар белән таныша, шулай ук Татарстанның һәр муниципаль районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында барлык мәгълүматны белә алачак.

Безнең редакция яңа порталны анализлады һәм 2019 елда илкүләм проектларга безнең районның нәкъ менә нинди объектлары керүен ачыклады.

2019 елда Алексеевск муниципаль районы “Мәдәният”, “Мәгариф”, “Сәламәтлек саклау”, “Демография”, “Экология”,  “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар”  юнәлешләре буенча алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
“Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында  Биләр һәм Юеш Көрнәле мәктәпләрен матди-техник яңарту (“Заманча мәктәп” программалары кысаларында функциональ зоналарны ремонтлау) планлаштырылды.

2019 елда “Мәдәният” илкүләм проекты буенча  Юеш Көрнәле авылында авыл мәдәният йортын капиталь ремонт планлаштырылды. Войкино  авылында   50 урынлы авыл мәдәният йорты төзелә башлады.

 “Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында  “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын әзерләү өчен  спорт-технологик җиһазлар сатып алу планлаштырылды.  “Демография” проекты белән  “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты  аерылгысыз бәйләнгән. 2019 елда әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында Алексеевск үзәк район хастаханәсе базасында  балалар поликлиникасын һәм балалар бүлеген үстерү планлаштырылды. Үзәк район хастаханәсенең  балалар поликлиникасын һәм балалар бүлеген  ремонтлау эшләре былтыр башкарылды.  2019 елга  Левашево һәм  Бутлеровка авылларында ике фельдшер-акушерлык пунктын төзү  планлаштырылды.

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча  6 км 120 метрлы Алексеевск –Высокий Колок һәм Мөслим–Биләр автоюлы ремонтланачак.

“Экология” илкүләм проекты – биологик чистарту корылмаларын төзү  Алексеевск ш.т.б.ның иң төп экологик проблемаларыннан берсен хәл итәргә булышачак.    Әлеге проект шулай ук  үз эченә 34,4 гектар мәйданда агачлар утыртуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International