Кара диңгез флоты хәрби хезмәткәрләренең   алексеевскилылар белән очрашуы

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Узган шимбәдә Алексеевск Сугышчан дан музеенда Кара диңгез флоты хәрби хезмәткәрләренең  элек ЭПРОН коткару судносында хезмәт иткән алексеевскилылар белән очрашуы булды. 145 нче авария-коткарту отряды  (АСО) командиры 2 нче ранг капитаны Джанунц Вадим Сергеевич, ЭПРОН коткару судносы командиры 3 нче ранг капитаны Хрипков Евгений Владимирович, тәрбия эше  буенча судно командиры  урынбасары Врелих Вячеслав музей экспозициясе белән таныштылар. Кунакларда  ЭПРОН коткару судносына һәм анда якташларыбызның хезмәт итүенә багышланган  экспозициянең бер өлеше аеруча зур кызыксыну тудырды.  Аннары әңгәмә булды, аның барышында  карадиңгезлеләр  судноны модернизацияләү, флотта контракт  буенча хезмәт итү шартлары турында сөйләделәр һәм алексеевскилыларны ЭПРОН судносында сроклы хезмәттә һәм  контракт буенча хезмәт итәргә  чакырдылар.

Җавап сүзендә Николай Чурин  Алексеевск районының  2007 елдан бирле  ЭПРОН коткару судносы белән хезмәттәшлек  итү тарихы турында  сөйләде, кунакларга егетләребезне чакырганнары өчен рәхмәт  әйтте ,  Ватаныбызның көньяк чикләрен саклау эшендә   моннан соң да нәтиҗәле хезмәттәшлек итәчәкбез,  дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International