Алексеевскилылар - пьедесталда

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

 

2019 елның  26 июненнән 29 июненә кадәр Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты булып узды. Бу чемпионатта Россиянең 30 төбәгеннән 260 тан артык көрәшче катнашты.  ТР командасыннан  алты Алексеевск спортчысы катнашты, алар алтын һәм көмеш медальләргә ия булдылар. Төрле үлчәү авырлыгында көрәшчеләребез  түбәндәге нәтиҗәләр белән пьедесталга күтәрелделәр:

Ирекле стиль:

1 нче урын - Латыйпов Тимур (57 кг)

1 нче урын - Сөләйманов Габдеҗәлил (62 кг)

Классик стиль:

1 нче урын - Абрамов Алексей (57 кг)

2 нче урын  - Закиров Илнар (62 кг)

2  нче урын - Абдуллин Андрон (68 кг).

Спортчыларыбызны һәм тренер Бари Равил улы Сөләймановны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International