Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Яковлев Вячеслав Анатольевич законлылыкны, хокук тәртибен, халыкның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 45 яше тулу уңаеннан Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.