Алексеевскилылар һәм бистә кунаклары өчен яңа ял итү зоналары пәйда булачак, ә истәлек обелискы яңача торгызылачак: район үзәгендә Җиңү паркын колачлы реконструкцияләү башланды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Алексеевскилылар һәм бистә кунаклары өчен яңа ял итү зоналары пәйда булачак, ә истәлек обелискы яңача торгызылачак: район үзәгендә Җиңү паркын колачлы реконструкцияләү башланды

 

Яңа паркның концепциясе турында әле кыш көне үк фикер алышынган иде.Концепцияне җентекләп анализлаганнан, эшләгәннән һәм халык алдында берничә тапкыр тыңлаганнан  соң төзү эшләре башланып китте.

 Җиңү паркында  җәяүле сукмакларын төзекләндерү, чәчәк түтәлләре белән яңа тыныч ял итү зоналарын булдыру күздә тотыла. Мәңгелек ут мемориалы алдындагы территорияне яңа истәлекле бюстлар кую өчен киңәйтү планлаштырыла. Җиңү паркы белән Чиркәү мәйданы  арасындагы җәяүлеләр аллеясе интерактив арт-объектлар белән медиа киңлегенә әйләнәчәк. Чиркәү мәйданыннан уңдагы территориядә  ял итү урыннары һәм балалар мәйданчыклары белән җәмәгать киңлеген оештыру күз алдында тотыла. Ә чаралар үткәрү вакытына биредә җыелма-сүтелмә трибуналар куелачак. Җәяүлеләр зонасын  дулкын сыман күп функцияле павильон төгәлләячәк, ул өлкәннәр һәм балалар өчен очрашу урыны булачак. Паркның бөтен террриториясендә үзгәреп торырга сәләтле  яңа кече архитектура формалары файдаланылачак, бу архитектура мохитен үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.

 Шулай ук Үзәк паркны төзекләндерү яңа үсентеләр һәм куаклар утыртуны, төрле төстәге төрле-төрле чәчәкләр белән чәчәк түтәлләре ясауны  да күз уңында тота, болар ямь һәм ял итү өчен күтәренке кәеф халәте тудырачаклар. Бөтен парк территориясендә яктыртуның төрле элементлары: агачарны яктырткычлар, прожекторлар, җәяүле юлларын төрле дәрәҗәдәге яктырткычлар куелачак.  Парк кунаклары һәм чарага килүчеләр өчен өстәмә эко- парковка зоналары эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International