“Инвалид балаларны һәм 1 нче төркем балачактан инвалидларны караучы кешеләргә айлык түләүләр турында” РФ Президентының 26 февраль, 2013 ел, 175 нче Указына үзгәрешләр кертү хакында”гы Россия Федерациясе Президентының 7 март, 2019 ел, 95 нче Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид баланы һәм балачактан 1 нче төркем инвалидны караучы ата-анага (уллыкка-кызлыкка алучыга) яки опекунга айлык түләүләр күләме 10 мең сумга кадәр артты.
Мәгълүмат өчен:
Кимендә 10 мең сум пенсия алучы һәм эшләмәүче инвалид баланың һәм 1 нче төркем балачактан инвалидның ата-анасы (уллыкка-кызлыкка алучысы) яки опекуны (попечителе) пенсия түләүне туктату турында гариза һәм карау буенча ай саен түләү билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
2019 елның июнендә мөрәҗәгать иткән очракта ала торган пенсия 2019 елның 1 июленнән туктатылырга һәм 10 мең сум күләмендә айлык түләү дә 2019 елның 1 июленнән билгеләнергә мөмкин. Мәсәлән, инвалид балага аның пенсиясенә айлык түләү билгеләнмәгән. Тиешле пенсия түләүләре опекун аша гамәлгә ашырыла.
Үз чиратында инвалид баланың опекуны
- картлык буенча срогыннан элек иминият пенсиясе - 7600 сум күләмендә;
- ФСД (федераль социаль өстәмә түләү) – 600 сум;
- социаль яклау линиясе буенча түләү 486 сум ала.
2019 елның июнендә опекунның айлык кереме барлыгы 8686 сум, ягъни 10 000 сумнан азрак тәшкил итте.
Инвалид балага опеканың бушлай нигездә башкарылуын, опекунның эшләмәвен исәпкә алып, опекунга пенсия түләүне туктату турында гариза һәм инвалид баланы караган өчен айлык түләү билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итүе максатка ярашлы булачак.
Мәсәлән, инвалид балага аның пенсиясенә айлык түләү билгеләнмәгән. Законлы вәкил – әнисе туендыручысы үлгән 14 яшькә кадәрге баланы караучы хатын буларак, туендыручысын югалту уңаеннан иминият пенсиясе ала.
Ананың гомуми кереме түбәндәгечә тәшкил итә:
- туендыручысын югалту уңаеннан иминият пенсиясе - 2750,24 сум;
- ФСД - 5196,89 сум;
- социаль яклау линиясе буенча түләү – 486 сум.
2019 елның июнендә ананың айлык кереме барлыгы 8433,13 сум, ягъни 10 000 сумнан азрак тәшкил итте.
Аның инвалид баланың анасы булуын һәм эшләмәвен исәпкә алып, пенсия түләүне туктату турында гариза һәм инвалид баланы караган өчен айлык түләү билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итүе максатка ярашлы булачак.
Игътибарны шуңа юнәлтәбез: әгәр ата яки ана (уллыкка-кызлыкка алучы) яки опекун (попечитель) күрсәтеп үтелгән түләүләрдән тыш, айлык акчалата түләүләр дә алса (ЕДВ), аны алудан баш тартырга кирәкми. Андый гражданга ЕДВ түләү дәвам итәчәк, инвалид баланы һәм 1 нче төркем балачактан инвалидны карау буенча айлык түләү 10 000 сум күләмендә билгеләнәчәк.
Моннан тыш, ата яки анага (уллыкка-кызлыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) айлык түләү билгеләүнең файдалымы икәнлеген бәяләгәндә инвалид баланы һәм 1 нче төркем балачактан инвалидны караучы башка кешегә инде билгеләнгән 1200 сум күләмендәге айлык түләүне исәпкә алырга кирәк.
Андый очракларда:
- ай саен акча түләнә торган эшләмәүче хезмәткә сәләтле кешедән карарны туктату турында туктату көнен күрсәтеп;
- ата-анадан яки опекуннан – айлык пенсия билгеләү турында гариза бирү зарур.