Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, яңа исемлеккә һөнәренә, вазыйфасына, белгечлегенә авыл хуҗалыгы техникасына, җитештерү җайланмаларына, хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы объектларына хезмәт күрсәтү бурычы кергән һөнәрләр өстәлде. Сүз биредә ярдәмче эшчеләр, кладовщиклар, кочегарлар, каравылчылар һәм сакчылар, авыл хуҗалыгы корылмаларын төзүчеләр, токарьлар һәм эретеп ябыштыручылар, склад һәм гараж мөдирләре, инженер-механиклар һәм инженер-электрчылар турында сүз бара.
Карарга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче шәхси эшкуарлар да кертелгән.
Искәртеп узабыз, яңа елдан үз көченә кергән закон нигезендә мондый түләүләр авыл хуҗалыгында аерым һөнәрләр буенча кимендә 30 ел эшләп, ялга чыккан, әмма авылда яшәп калган кешеләргә бирелә. Өстәмә тиешле һөнәрләр исемлеге Хөкүмәт карары белән расланган иде. Яңа карар аны киңәйтә. Исемлеккә ярты ел буена хокук куллану практикасыннан һәм кешеләрнең мөрәҗәгатеннән чыгып, авыл кешеләренең пенсия хокукларын үтәү өчен төгәллек кертелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: пенсия эшнамәләрендә авыл стажы турында кирәкле белешмәләр булмаса, гражданнар Россия Пенсия фондына 2019 ел ахырына кадәр шундый стажны раслый торган документлар тапшыра алалар. Әгәр мондый документлар 2019 ел ахырына кадәр керсә, пенсионарларга 2019 елның 1 гыйнварыннан узган ел өчен өстәмә тулысынча билгеләнәчәк.