Җәйге чор күчемсез милеккә сорауның артуы белән аерылып тора һәм мошенниклык күренешләрен булдырмау яки акчаларны янга калдыру максатында Татарстан Росреестры ихтимал сатып алучыларга берничә кагыйдәне үтәргә киңәш бирә.
Мәсәлән, килешү төзү өчен милек хуҗасы, чыннан да, үзенең милкен сатарга телиме икәненә инанырга һәм сатучыда күчемсез милек объектына хокук билгеләүче документлар булуын тикшерергә кирәк. Андый документлар хосусыйлаштыру, бүләк итү, сатып алу-сату, өлешләп катнашу килешүләре һ.б.лар булырга мөмкин.
Шул рәвешчә, күчемсез милек сатып алуны планлаштырганда объектның тарихын һәм документларны тикшерергә кирәк. Бу бигрәк тә күчемсез милекне ышаныч кәгазе буенча сатканда һәм сатып алучыга документларның төп нөсхәләрен түгел, ә дубликатларын яки күчермәләрен тәкъдим итсәләр мөһим. Беренче очракта ышаныч кәгазенең дөрес икәненә һәм кайтарылмавына инанырга кирәк. Ышаныч кәгазен Федераль нотариаль палата сайтында махсус сервис аша тикшерергә мөмкин. Моннан тыш, әгәр сатып алучы милекче белән элемтәгә керсә һәм үзенең нәкъ менә күчемсез милек иясе белән сөйләшүе расланса, артык булмас. Икенче очракта, әгәр сатып алучыга документларның оригиналы түгел, ә аларның дубликатлары яки күчермәләре бирелсә, документларның ялган булырга мөмкин икәнлеген һәм чын хуҗаларның үз милекләренең сатылуына шикләнеп карамаска тиешлеген истә тотарга кирәк. Шулай ук сатып алучыны документларга кул куярга ашыктырулары һәм аның җитәрлек сәбәпләре булмыйча гадәти базар бәясеннән кимрәк бәягә сатылуы сагайтырга тиеш. Сатып алучыга кыска вакыт эчендә күчемсез милек объектының еш сатылуына да игътибар итәргә кирәк.
Күчемсез милек объектының тарихын белергә һәм күчемсез милек объектының сатучыныкымы икәнен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) алынган өземтә ярдәмендә билгеләргә була. Әлеге өземтәне мөстәкыйль рәвештә Росреестр сайтыннан (rosreestr.ru) яисә күп функцияле үзәк офисыннан (КФҮ) соратып алырга мөмкин.
Килешүләрнең нотариуста расланган таныклыгы аны мошенниклык схемаларыннан өстәмә юридик яклау булып тора. Нотариус килешүнең дөреслеген раслагач, күчемсез милек хуҗаларының сатып алуның өстенлекле хокукы мөмкинлеге турында тиешенчә хәбәр ителгәнлегенә, күчемсез милеккә арест салынмавына, шәхесне раслаучы документларның (шулай ук вәкилләр документларының) чынлыгына инанырга тиеш.
Әгәр барлык чаралар күрелгән һәм сез алыш-бирешләр үтәргә әзер икәнсез, Татарстан Росреестры Росреестның электрон хезмәтләреннән файдаланырга - хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен гаризаны электрон рәвештә бирергә тәкъдим итә.
Татарстан Росреестры шуны да искәртә: әгәр дә сез сезнең милек хокукында булган күчемсез милек объектлары өчен куркасыз икән, күчүне, чикләүне (йөкләмәне) дәүләт теркәве, сезнең шәхси катнашыгыздан яки сезнең законлы вәкилегез катнашыннанан башка күчемсез милек объектларына хокукны туктату мөмкинлеге булмау турында гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз.