Район аграрийлары терлек азыгы әзерләүне дәвам иттерәләр
25 июньгә хуҗалыклар җиде мең гектардан артык күпьеллык үләннәрне теземнәргә салдылар.
Шуларның 440 мең гектарга якыны сенажга чабылды. Хәзерге вакытка хуҗалыклар барлыгы 26 мең тонна сенаж салдылар һәм өч мең тонна печән әзерләделәр.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре төрле үләннәрдән витаминлы азык әзерлиләр. Җәйнең беренче аеның 25 көнендә районда бер шартлы терлеккә 5,4 центнер терлек азыгы берәмлеге хәстәрләнде.