19 июньдә Мәскәүдә 24 bit» исемле Бөтенроссия медиа иҗат һәм программалаштыру конкурсының финалы булды.
Конкурста бөтен Россиядән программалаштыруда алган белемнәрен бәяләү һәм кулланма программаларда эшләү, IT өлкәсендә компетенцияләрне формалаштыру, иҗади идеяләрне ачыклау һәм яклау максатында гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Конкурс югары дәрәҗәдә узды, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсны оештыручы - Мәскәүнең «СТАНКИН» дәүләт технологик университеты укучыларының Федераль техник иҗат үзәге.
Конкурсның республика этабы жюрие сайлап алган нәтиҗәләр буенча балалар иҗаты үзәгенең “Алтын куллар” берләшмәсе укучысы, якташыбыз Таһир Мортазин (җитәкчесе Нурия Закирова) үзенең иҗат проектын тәкъдим иткән иде, ул "2D компьютер графикасы" номинациясендә икенче урынны алды. Таһир жюри хөкеменә, 2D GIMP графикасы булдыру өчен ирекле программа белән тәэмин итүдән файдаланып, “Биләрдә җәйге Изге чишмә” эшен тәкълим итте.
Таһир балалар иҗаты йортына беренче ел гына йөри әле. Бу вакыт эчендә ул комппьютер технологияләре буенча республика конкурсларында өч тапкыр җиңүче булырга өлгерде инде. Таһирны һәм Нурия Нәбиулла кызын нәтиҗәле катнашулары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!