Алексеевскилылар  тарихи вакыйгаларны торгызуда  катнаштылар

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Алексеевскилылар, атап әйткәндә, “ Йолдыз” хәрби- тарихи клубына йөрүчеләр һәм Биләр  яшьармиячеләре Бөек Ватан сугышы көрәшләрен тарихи торгызуда  катнаштылар.

 Питрәч районында  “Әлбәдән” хәрби уеннары” фестивале  булды. Анда Россиядә беренче тапкыр сугышның беренче көне вакыйгаларын торгызылды.
 Фестиваль Советлар Союзы Герое, Брест ныгытмасын легендар саклаучы, Питрәч районы кешесе Петр Михайлович Гавриловка  багышланды һәм аның кече ватанында – Әлбәдән авылында узды.

Фестивальнең төп вакыйгалары  22 июньнең ике сугышын: иртәнге 4 тә фашистларның Брест ныгытмасына һөҗүм итүләрен һәм көндезге  12 дә майор Петр Гаврилов командалыгында гарнизон һөҗүмен кире кайтару  реконструкцияләнде. Вакыйгаларны торгызуда  Татарстаннан һәм тирә-як төбәкләрдән  100 дән артык реконструктор, Татарстан Республикасының Үзәк аэроклубы авиациясе, шулай ук Питрәч районы халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International