Сәламәтләндерү лагерьларының әзерлеге турында

2019 елның 25 июне, сишәмбе

2019 елның җәйге каникуллары чорында Алексеевск районы территориясендә  23 мәктәп яны лагере һәм Биләр авылында лагерь эшләячәк. Лагерьларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында районара янгын күзәтчелеге бүлекчәсе  барлык балалар лагерьларын эшли башлар алдыннан тикшереп чыкты. Чара барышында лагерь хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелде, биналарның, территорияләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелде.  Аерым игътибар  тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булуына һәм төзеклегенә, су алу шартларына, шулай ук юлларны һәм биналар подъездларын, корылмаларны, янгын гидрантларын төзек хәлдә тотуга юнәлдерелә. Эвакуацияләү һәм чыгу юлларына норматив документлар тулысынча тикшерелде.

Бозулар ачыкланган очракта җитәкчеләргә  лагерьлар эшли башлаганчы аларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

Хәзерге вакытта төзексезлекләр бетерелде, лагерьлар барысы да  янгын куркынычсызлыгы хәлендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International