БУШЛАЙ ЮРИДИК ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕ
27 июньдә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.
Иртәнге 8 дән 10 нчы яртыга кадәр партиянең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Пенсия фонды белгече, 10 нчы яртыдан 11 гә кадәр – суд приставы, 11 дән 1 нче яртыга кадәр - нотариус, 1 нче яртыдан 2 гә кадәр - БТИ җитәкчесе һәм 2 дән 4 нче яртыга кадәр район адвокаты кабул итәчәк.
Кабул итү Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 2 нче йортта (күп функцияле үзәк) узачак. 8(84341) 2-40-94 телефоны буенча өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә алдан язылырга мөмкин.