Алексеевскилылар “Рус утары”н республика Сабантуенда тәкъдим иттеләр
Республика Сабантуенда алексеевскилылар тәкъдим иткән “Рус утары”на Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов кунакларны экспозиция белән таныштырды.
Алексеевскилылар аларны ипи-тоз һәм кыңгыраулар чыңлатып каршы алдылар. Ишегалдында теләге булган бөтен кеше традицион тәм-томнардан: бөккәннәрдән, вареньедан, куастан авыз итә, шулай ук үзләрен төрле һөнәрләрдә: туку, он тарттыру, тәңкә сугу һәм башка эшләрдә сынап карый алдылар.
Алексеевск утарына килгән мәртәбәле кунаклар арасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төрлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук Казахстан һәм Төрекмәнстан делегациясе дә бар иде.
Республика Сабантуенда чәчү батырлары арасында Алексеевск кешесе, “Алга” колхозы механизаторы Ринат Ситдыйковны хөрмәтләделәр. Традиция буенча “Рус утары”нда спорт бәйгеләре һәм уеннар оештырылган иде.