Алексеевск районында VIII Халыкара “Сәләт” яшьләр белем бирү форумы ачылды
22 июнь, 2019 ел, шимбә
Сәлам, Сәләт! Алексеевск районында VIII Халыкара “Сәләт” яшьләр белем бирү форумы ачылды.
Биләр музей-тыюлыгында ел саен иң талантлы, иң креатив, иң кыю балалар үз талантларының барлык якларын ачу өчен җыелалар. Быел “Сәләт” форумы беренче тапкыр алты смена форматында узачак.
Беренче SOFT SKILLS BILER FORUM сменасы старт алачак. Аның программасы мастер-класслардан, иҗат мәйданчыкларыннан, спорт-күңел ачу чараларыннан, шулай ук фәндә, сәнгатьтә һәм бизнеста уңышларга ирешкән яшьләрнең тәҗрибә уртаклашуы буенча сессиясеннән торачак. Музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә балалар һәм яшьләрнең иҗат потенциалын 27-30 июньдә узачак ARTS BILER FORUM сменасында остазлар ачыклаячаклар.
Традицион SELET BILER FORUM мәйданчыгы белем бирү өлкәсендә тәҗрибә өйрәнүгә юнәлдерелгән. Нәтиҗәле төстә мәгълүмат эзләү һәм аны эшкәртү кораллары белән танышуга юнәлдерелгән IT BILER FORUM сменасы кысаларында мастер-класслар планлаштырылган.
LEADERS BILER FORUM белем бирү сессияләрендә мәктәп үзидарәсен үстерү һәм шәхси үсеш белән кызыксынучы балалар җыелачак.
МШТ BILER FORUM “Сәләт”не йомгаклау сменасы булачак, ул “киләчәк шәһәре”н булдыруга, лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган.
Бүген старт ала торган SOFT SKILLS BILER FORUM сменасы һөнәри яктан үз-үзеңне күрсәтүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итүче күнекмәләргә: командада нәтиҗәле эшләү, тәнкыйтьчел фикер йөртү күнекмәләренә багышланган. Программа белем бирү чараларының төрле форматларын: профиль лабораторияләрен, иҗат мәйданчыкдарын, спорт-күңел ачу чараларын күздә тота. Мастер-класслар һәм танылган экспертлар катнашында очрашулар белән беррәттән шулай ук сирәк очрый торган тәҗрибә һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә: фәндә, сәнгатьтә, бизнеста уңышка ирешкән яшьләрнең уңыш серләре белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган. Быел форумның 18 меңнән артык талантлы яшьләрне берләштерүе көтелә. Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов исеменнән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров сәламләде. Ул сәләтлеләргә форум эшендә уңышлар теләде, талантлы балалар үз талантларын нәкъ менә Татарстан Республикасында гамәлгә ашырырга тиешләр, дип билгеләп үтте. Форумда катнашучыларны яшьләр министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов котлады. Ул “Сәләт” елдан-ел кем аркасында чәчәк ата – шуларга: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттаховка, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовка рәхмәт әйтте. Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин, беренче форумда нибары 20 бала катнашкан иде, ә хәзер Биләр территориясендә бер сменага 23 меңләп бала җыела, дип билгеләп үтте. Ә бу, бүген “Сәләт” бөтен республикадан һәм Россия төбәкләреннән килгән дистәләрчә мең талантлы бала һәм талантлы яшьләр өчен чын мөмкинлекләр киңлеге булып тора дигән сүз, дип әйтеп үтте.