Алексеевскида хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булып узды

2019 елның 22 июне, шимбә

 

 

  Алексеевскида хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булып узды. 

Җиңү паркын реконструкцияләү сәбәпле митинг “Сугыш кайтавазы («Эхо войны») истәлек билгесе куелган музей янында үткәрелде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин  җыелучыларга 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышының миллионлаган совет гражданының гомерен корбан итүе турында сөйләде. Алексеевск районыннан сугыш елларында 12 мең солдат фронтка киткән, аларның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Ветераннар советы  рәисе  Елена Макарихина халыкның батырлыгы турында истә тотарга һәм ветераннар турында онытмаска чакырды.

Сугышчы-интерналистларның Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан үрнәк алулары турында митингта катнашучыларга  Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары Советы рәисе Николай Гордеев Николай Гордеев сөйләде.

Влада Решетинаның “Минута молчания” шигырен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйләве һәм Юлия Козлованың «Разлучница война» җырын башкаруы күзләргә яшь китерде. Һәлак булган сугышчыларны бер минут тын торып искә алып, алексеевскилылар истәлек билгесенә чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International